Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суга баткан

Чаллыда суга батып кечкенә баланың гомере өзелде. Гадәттән тыш хәлләр хезмәте хәбәрләреннән күренгәнчә, алты яшьлек малай ул көнне әбисе һәм бабасы белән урамда йөргән. Күпмедер вакыттан соң бала күздән югалган. Малай ярда уйнаганда абынып китеп суга егылгандыр дип фаразлана. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана. 

Бу көннәрдә Интернетта Башкортстанның Нуриман районының Байгилде авылында өч баланың боз астына китүе турындагы хәбәр дә таралды. Күршеләре хәбәр иткәннән соң урынга йөгереп килгән әтиләре өч һәм биш яшьлек малайларны тартып чыгарырга өлгерә. Алар икесе дә дәваханәгә озатыла. Кызганычка каршы, җиде яшьлек баланы коткарып кала алмыйлар. Әти-әниләр балаларга елга-күл буенда йөрүнең куркыныч булуын, көзге бозның ышанычлы булмавын аңлатсын иде, сабыйларын елга-күл буйларында караучысыз калдырмасыннар иде, дип искәртәләр гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев