Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суфия Вәлиева әниләрнең бурычы - баланы мәктәпкә кадәр милли рухта тәрбияләү, дип саный

Һәр кешенең вазифасы – тел өйрәнү һәм үз туган телен саклау, ди Австралия шагыйрәсе.

Австралия татарлары вәкиле, шагыйрә Суфия Вәлиева сүзләренә караганда, татар әниләренең вазифасы – мәктәпкә кадәр балаларын милли рухта тәрбия итүдә. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган Австралия татар диаспорасы вәкилләре катнашындагы матбугат конференциясендә сөйләде.

“Татар балалары видеоязмалардан файдалана, Интернеттан татарча видеолар карый, үзебездә нәрсә бар, шуны өйрәтәбез. Баланың ничек тәрбия алуы, телне өйрәнүе - барысы да әнисеннән тора. Телне әнидән өйрәнү балага җиңел була. Аннан соң, укыган вакытта, мәктәптә инглиз телендә укыла, өйдә генә татар телендә аралашабыз, шуның өчен бар булган китаплар, видеолар белән балаларыбызга тәрбия бирәбез. Әти-әниләребездән калган борынгы гореф-гадәтләрне, мәкальләрне, шигырьләрне сөйлибез. Телне саклап калуда, китап-журналлардан башка, әнинең роле зур. Әни - баланың төп укытучысы. Әниләрнең вазифасы – балаларны мәктәпкә кадәр татар рухында тәрбияләү”, - диде Суфия Вәлиева.

Суфия Вәлиева фикеренчә, Австралиядә туган телне - ата белән ана телен кысмыйлар. “Тел бездә иркен кулланылышта. Бер кеше дә “сиңа бу телдә сөйләшергә ярамый”, дип килеп әйтми. Татар телен саклау – һәр татар булган ата-ананың, һәр татар яшьләренең вазифасы. Дөньяда күп татар яши икән, үз туган телеңне онытырга ярамый. Мин үзем сигез телне үзләштердем, иркен сөйләшәм. Аделаида шәһәрендә укытучылык эшендә дә, тәрҗемәчелек эшендә дә эшләп килдем. Телне белсәгез, сез кайда булуыгызга карамастан, һәрвакытта да эшкә урнаша аласыз. Кешегә дә хөрмәт көчле була. Русча белмибез икән, мондагы кешеләр дә безгә башкача карый башлый. Һәр кешенең вазифасы – тел өйрәнү һәм үз туган телен саклау”, - дип сөйләде Суфия Вәлиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев