Якты юл
  • Рус Тат
  • Суда, суда, суда йөзәләсеңме?..

    «Акчарлак» бассейны – Круглое Поленың бизәге һәм социаль әһәмияткә ия спорт объекты. Биредә суда йөзү буенча спорт төркемнәре эшли. Круглое Поле, Бәтке, Мәләкәс, Түбән Суыксу мәктәпләрендә укучы балалар физкультура дәресләренә шушында килә һәм теләп шөгыльләнә. 

    Мәләкәс мәктәбендә укучы Лиза Ермолаева «Акчарлак»та уза торган физкультура дәресләрен аеруча ярата. «Икенче сыйныфта укыганда йөри башладык», – ди Лиза. Ә хәзер ул инде дүртенчедә. Атнага бер мәртәбә бөтен сыйныфлары белән бассейнга киләләр алар. Балалар пәнҗешәмбе көннәрне көтеп алулары, бассейнда йөзүнең рәхәтлеге, тренер абыйларының әйбәтлеге турында ачылып сөйлиләр. Руслан Кадыйров балалар белән өч елдан артык эшли икән, әле физкультура институтында укыганда ук тренерлык хезмәтендә тәҗрибә туплый башлаган. «Суда йөзү укуга комачауламасын, дәресләрне өзмәсен өчен, бассейнда уза торган физкультура соңгы дәрес итеп куела. Кече «тәлинкә»дә көн саен өчәр сыйныф шөгыльләнә», – дип сөйли мәктәп укучылары белән дә, спорт төркемнәренә йөрүчеләр белән дә бердәй җаваплылык тоеп эшләүче Руслан. 
    Сәгать көндезге 2 белән кичке 6 арасы – спорт мәктәбенә йөрүчеләр вакыты. Спорт төркемнәре алтау, алар белән ике тренер эшли. Руслан Кадыйров әйтүенчә, йөзү белән шөгыльләнү өчен теләге һәм физик мөмкинлекләре булган балалар сайлана. 
    Кичке алтыдан соң кем тели, шулар килә. «Акчарлак»та бәяләр шәһәрдәгедән шактый түбән: сәгате 150 сум. Инвалидлар һәм балалар өчен ирекле керү 100 сум, ә нвалид балалар өчен бөтенләй түләүсез. Бассейнга ирекле йөрүчеләр саны 150гә җитә. Араларында бик бәләкәй, бер яшьлек бала да бар икән. 
    «Акчарлак»ның көйле эшләвен «Спорт мәктәбе» директоры урынбасары Руслан Иванов бөтен коллективның тырышлыгы нәтиҗәсе итеп күрә. Коллективтагы 20 кешенең һәркайсы үз җаваплылыгын яхшы белә. Әйтик, аппаратчылар Гөлшат Газизова, Илдус Зидиханов суның чисталыгын иртә-кич тикшереп торалар. Ә медицина хезмәткәрләре Нина Сметанкина, Фәния Андреева бассейнга йөрүчеләрне күзәтәләр. 
    Бассейн тере организм кебек «яши», суы ябык циклда туктаусыз әйләнештә. Суга махсус реагент салына, ул пычракны үзенә җыя да төпкә утыра. Сантехник Ирек Фәйзуллин махсус җайланма белән төптәге лайланы ике көнгә бер мәртәбә чистартып чыга. 
    «Акчарлак»ны «яшәтә» торган аппаратлар: су кудыру насослары, чистарту, җылыту җайланмалары – барысы да автомат рәвештә эшли. Бассейн «тәлинкәсе»ннән подвалдагы зур контейнерга агып төшкән су кире әйләнеп менгәнче чистартуның җиде баскычын, хәтта ультра-тавыш, ультра-яктылык фильтрларын да үтә. Ә инженер Альберт Әхмәтгалиев һәм техник Роберт Клызбаев шул схеманың төзеклеген күзәтеп торалар. 
    Биредә һәркем хезмәтен җиренә җиткереп башкара, шуңа күрә, чисталык, тәртип күзгә бәрелеп тора. Һәм тынычлык хөкем сөрә. Су керергә килүчеләр «Акчарлак»тан күңел сихәтлеге дә алып чыгалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: