Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әстерхан чикләвеге канны «яшәртә», токсиннарны чыгара, иммутинетны ныгыта

Әстерхан чикләвегегезнең кан составын яхшыртуын һәм аны яшәртүен ачыклаганнар. Моннан тыш, әлегечикләвек кан тамырлары тышчасын ныгытып, кан басымын нормада тотуга ярдәм итә. Әлеге продукт йөрәк-кан тамырлары авыруларын һәм тамырларда төерчекләр хасил булуны кисәтә.

Ул гына да түгел әле. Чикләвектәге витаминнар организмдагы зарарлы матдәләрне, токсиннарны чыгара. Моннан тыш чикләвекне даими ашаганда, бөтен организмның яшәрүе күзәтелә. Чәч-тырнаклар әйбәтрәк үсә, тән тиресендә вак җыерчыклар юкка чыга, тешләр бозылмый.
Әле тагын чикләвек кешенең иммун системасын ныгыта, хәтере һәм баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Ә инде тынычландыру үзенчәлегенә ия булуы киеренкелектән коткара.
Чикләвек составына, марганец, магний, калий һәм цинк кебек, селтеле металлар керә. Шуңа күрә табиблар ашказанында кислота микъдары күп булган кешеләргә дә аны ашарга (әмма күп түгел) киңәш итә. Әледән-әле әстерхан чикләвеген ашап кую гастрит, дуоденит кебек ашказаны чирләреннән, ашказаны җәрәхәтеннән котылырга ярдәм итә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X