Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ директоры Марат Сафинның Яңа ел белән котлауы

Кадерле райондашлар, хөрмәтле коллективым!

Яңа ел – күңелләргә шатлык өләшүче иң яраткан бәйрәмебез. Көтеп алынган әлеге бәйрәм һәммәбезгә дә бәхет бүләк итсен, яңа башлангычларыбызда уңышлар һәм җиңүләр алып килсен, уңышларыбыз артып торсын. 2022 ел бар кешегә дә сәламәтлек, күңел тынычлыгы алып килсен, хезмәтегез куаныч китерсен. Моның өчен районда барлык шартлар тудырылган. Заманча инфраструктура һәм халыкның тормыш-көнкүреше, хезмәте, ялы өчен мөмкинлекләр – эшчәнлектә өстенлекле юнәлеш. Бу киләчәктә дә шулай булып калсын иде.
Үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, иминлек телим. Яңа ел сезнең барлык яхшы ниятләрегезне тормышка ашырсын. Бәйрәмебез куанычлы, күңелле, өстәлләребез ризык тулы түгәрәк булсын!

Хөрмәт белән «С.Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖ директоры Марат Сафин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев