Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль юнәлеш

2018 елда Россия Президенты Владимир Путин Россиянең милли проектларын билгеләүче һәм раслаучы «Россия Федерациясенең 2024 елга кадәрге үсеш чорында милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында»гы указга кул куйды. Проектлар өч юнәлешне үз эченә ала: «Кеше капиталы», «Яшәеш өчен уңайлы мохит» һәм «Икътисадый үсеш». «Кеше капиталы» юнәлешенә «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Мәдәният» проектлары керә. «Яшәеш өчен уңайлы мохит» юнәлешендә – «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология» проектлары. «Икътисадый үсеш» юнәлеше исә «Фән», «Цифрлы икътисад» һ. б. проектларны үз эченә ала.. 2020 елда безнең районда нинди милли проектлар тормышка ашырыла соң?

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары»

Әлеге проект буенча 2020 елда Олы Шилнә авылының Заречная урамында автомобиль юлы төзү һәм «Цыганский табор», «Шөкрәле», «Дубравушка», «Дубки» ял базаларына керү юлын ремонтлау планлаштырыла. Ял базалары юлларында ремонт тәмамланды. 1,5 км озынлыктагы Олы Шилнә юлы шулай ук төгәлләнүгә бара. 
2020-2021 еллар планына Яр Чаллы – Сарман автоюлын реконструкцияләү һәм Теләнче Тамак – Останково – Торнаташ автомобиль юлын капиталь ремонтлау кертелгән.

 

«Мәдәният»

«Мәдәният» милли проекты кысаларында Ильбухтино авылында яңа клуб төзелә. Ул 1903 елда төзелгән, бүгенге көндә авария хәлендә булган иске клуб урынында сафка бастырыла. Иске бина заманча таләпләргә җавап бирми иде. Клубка килүчеләргә концертларны да, репетицияләрне дә бер урында үткәрергә, шунда ук өстәл теннисы уйнарга, түгәрәкләр алып барырга туры килде. Шуның өстенә, монда җылыту һәм канализация көйләнмәгән иде.
Яңа бинада заманча шартлар булачак, ул күпфункцияле үзәк белән берләштереләчәк. Биредә сәхнә белән 200 урынга исәпләнгән тамаша залы, китапханә һәм музей булачак. Хәзерге көнгә монда фундамент салу, идән җәю эшләре тәмамланган, тышкы облицовка белән стена өелгән. Стеналарны штукатурлау бара. Финаслауның гомуми күләме 13620 мең сумны тәшкил итә. Аның 789 мең сумы РФ бюджетыннан, калганы республика исәбеннән бирелә. 

 

«Мәгариф»

Әлеге проект кысаларында Мәләкәс урта гомуми белем бирү мәктәбенең матди-техник базасы яңартылды. 

 

«Демография»

Әҗмәкәй авылында балалар бакчасы төзелеше ахырына якынлаша. Бүген ахыргы бизәкләү эшләре һәм территорияне төзекләндерү бара. Бина 140 урынга исәпләнгән. Анда 6 төркем эшләр дип ниятләнә. Бакчага Әҗмәкәй авылы һәм Яңа поселогы балаларын кабул итәчәкләр. 38 эш урыны булыр дип көтелә. 

/ Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев