Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль ориентирлы бюджет

Тукай муниципаль районы Советында депутатлар 2019 елга һәм планлы 2020-2021 елларга бюджет расладылар. Белгечләр фикеренчә, район бюджеты шактый тотрыклы.

Киләсе елга керем һәм чыгымнар 721,3 миллион сум күләмендә планлаштырылган. 2020-2021 елларга бюджет шулай ук балансланган – 730,9 һәм 726,2 млн.
Проектта республика казнасыннан 501,5 млн. сум күләмендә максатчан бюджетара трансфертлар исәпкә алынган. Бу сан Татарстан Финанс министрлыгы тарафыннан бүленгәндә аныкланачак, дип ассызыклады район финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева. Физик затлар кеременә салым – 107 миллион сум, җир салымы – 80,9 миллион, физик затлар милкенә салым 15 миллион сум булыр дип фаразлана.
Чыгым өлешендә 58 миллион сум районның резерв фондына, идарә аппаратын, архив, ЗАГС һәм башка хезмәтләрне тотуга юнәлдереләчәк. Милли икътисадка – 53,7 миллион сум, шул исәптән, юл хуҗалыгына – 27,8 миллион, торак-коммуналь хуҗалыгына һәм тирә-юнь мохитне саклауга – 6,7 һәм 2,8 миллион сум, мәгариф өлкәсенә– 489,4 миллион, мәдәнияткә – 71 миллион, сәламәтлек саклау өлкәсенә – 0,6 миллион, социаль сәясәткә – 13 миллион сум (балалар бакчаларына һәм мәктәп туклануына ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацияләү өчен), спортка 1 миллион сум салынган. 
– Бюджет тотрыклы. Шулай да өстәмә керемнәр җәлеп итү турында уйларга кирәк булачак. Резервлар да бар. Без законсыз рәсмиләштерелгән җирләрне кире кайтарып сату юнәлешендә эшләргә тиеш. Без хәзер аларны аукцион аша законлы төстә сата алабыз. Салымнар җыю да бюджетны тулыландыруның кулай юлы , – диде район башлыгы Фаил Камаев.
Бюджет районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән турыдан туры бәйле. ТР районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше рейтингы буенча Тукай муниципаль районы 4 нче урында. 
Район башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы Елена Дудникова сүзләренә караганда, агымдагы елның 9 аенда 23 миллиард сумлык товар җитештерелгән. Район икътисадын формалаштыруга саллы өлеш кертүчеләр– «Чаллы-Бройлер», «Тукай племрепродуктор», «Яр Чаллы инкубаторы», «Кама Беконы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, «Яр Чаллы элеваторы» ачык акционерлык җәмгыяте, «Чаллы икмәк продуктлары» акционерлык җәмгыяте коллективлары.
Статистика мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 9 аенда эре һәм урта предприятиеләр буенча уртача исәпләнгән хезмәт хакы 35074 сум тәшкил иткән. 2018 елның 1 октябренә мәшгульлек хезмәтендә исәптә торучы эшсез гражданнар саны 92 кеше тәшкил итте, шуларның 77се эшсез статусына ия. «Мусабай» бройлерларны симертү мәйданчыгы ачылганнан соң – өстәмә 295 эш урыны, «Бигеш» аэропортында аэровокзалның яңа бинасын төзү белән бәйле 124 эш урыны барлыкка килүе көтелә, диде Елена Дудникова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев