Социаль контракт
Сорау: Эшсез калган кешеләр өчен социаль контракт төзүнең тәртибе ничек?
Җавап: Эшсез калып, эшкә урнашырга, үзмәшгуль булып яки эшсезлек буенча теркәлергә җыенган кешеләр, социаль контракт формасында финанс ярдәме алу өчен, Тукай районының социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Адресы: Чаллы шәһәре, Есенин тыкрыгы, 1 (ГЭС бистәсе, 8/3 йорты).
Әлеге акчалата ярдәм «Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәме (шул исәптән социаль контракт нигезендә) күрсәтү турында»гы 2014 елның 2 сентябрендә чыккан 635 нче карарга туры китереп күрсәтелә. Аны алу өчен, эшсезлек буенча яки үзмәшгуль булып теркәлгәнчегә кадәр, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: 70-25-90, 70-00-57.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев