Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соры хезмәт хакына риза булмагыз

Хезмәт хакын конвертта алу бик күп күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Эш хакы алуның мондый ысулы отпуск акчаларын тулысынча ала алмауга, эштән киткәндә акчасыз калуга, кыскартуга эләккәндә, укыганда, бала туганда һәм башка шундый очракларда социаль гарантияләр югалуга китерергә мөмкин. Банктан кредит алам, виза алам дисәң дә, каршылыкка очраячаксың. Хезмәт хакын конвертта алу шулай ук инвалидлык һәм картлык пенсияләренең күләменә дә тәэсир итә. 

Үзегезгә, туганнарыгызга, якыннарыгызга, дусларыгызга «соры» хезмәт хакы тәкъдим итсәләр, бу турыда 70-00-76 телефоны буенча район башкарма комитетының «Кайнар линия»сенә шалтыратырга яки «Халык контроле» интернет-порталына язарга мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев