Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Соры» хезмәт хакына каршы көрәш

Хезмәт хакын «конвертта» гына түләү – ул салым түләүдән читләшү. Бу бюджетка салым түләүләренең кимүенә генә китереп калмый, хезмәткәр социаль яктан тиешенчә якланмаган булып чыга. 

Формаль булмаган мәшгульлек – теркәүгә алынмаган һәм салымнар салынмаган эшчәнлек. Кызганыч, әлеге төр мәшгульлеккә күпләр каршы түгел. Ләкин шуны онытмаска кирәк: бүген күбрәк түлиләр, ә киләчәктә вакытлыча эшкә яраксыз булып калсагыз, әлеге чор өчен түләүләрдән мәхрүм каласыз. Бәби тапканнан соң бирелә торган пособие белән дә шундый ук хәл. Андыйларны картлыгында бик кечкенә пенсия көтә.
Хезмәт хакыгызны «конвертта« алырга ризалык биреп, Сез бит хезмәт турындагы законда каралган хокукларыгызны бозарга рөхсәт бирәсез.
Формаль булмаган мәшгульлек, хезмәт хакын вакытында түләмәү очраклары буенча тукайлылар «Халык контроле» мәгълүмати системасының «соры» хезмәт хакы бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук Сезгә, туганнарыгызга, танышларыгызга хезмәт хакын «конвертта» гына бирүчеләр турында 70-00-76 телефоны аша «Кайнар линия«гә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев