Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сораулар бакчаларны һәм гаражларны рәсмиләштерүгә кагыла

Тукай районында Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны кабул итте. Анда ТР прокуроры урынбасары Олег Даминов, РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Руслан Җәләлиев катнашты.

Баш федераль инспектор белән очрашырга Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан шәhәрләреннән һәм Тукай районыннан барлыгы 12 кеше килде. Кабул итү тәмамлангач, Ренат Тимерҗанов бу көнне хокук саклау эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр дип сөйләде. Сорауларның күпчелеге бакча участокларын һәм гараж кооперативларын рәсмиләштерүгә кагыла. Аларны хәл итү җирле хакимияткә һәм шулай ук бакча участоклары хуҗаларының закон кануннарын белүләренә бәйле. Бу мәсьәлә бакча ширкәтләре шактый булган Яр Чаллы шәһәрендә һәм Тукай районында аеруча актуаль. Очрашуда акчалата өлеш кертеп алданган фатир сатып алучыларга кагылышлы сораулар да булды. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен ситуацияне җентекләп өйрәнергә һәм төзүче тарафыннан закон кануннарын үтәүне тикшерергә кирәк дип саный баш федераль инспектор.

Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев