Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соңгы елларда аллергиядән интегүчеләр саны арткан - аллерголог

"Үсемлекләрнең серкәләренә сизгерлек тә 10-20 процентны тәшкил итә”, - диде Алексей Лунцов.

Соңгы елларда Татарстанда аллергиядән интегүче кешеләр саны арткан. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында билгеле булды.

“XX гасыр башында аллергия – сирәк күренеш булса, соңгы ун елда авыру ешрак теркәлә башлады. Статистика мәгълүматлары буенча, хәзер кешелек дөньясының 10-15 проценты аллергиядән интегә. Сезонлы аллергия – үсемлекләрнең серкәләренә сизгерлек тә 10-20 процентны тәшкил итә”, - диде Республика клиник хастаханәсенең республика клиник иммунология үзәге җитәкчесе Алексей Лунцов.

Табиб сүзләренчә, аллергиягә бирешүчеләр саны елдан-ел арта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев