Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәмәкәй авылында “Мөнәҗәтләр кичәсе”

Үзенә бертөрле җылы мөхиттә үтте ул. Каршыга, ярым түгәрәк ясап, мөнәҗәт укучылар утырган. Аларның мөлаем йөзләреннән, бөркәнгән яулыкларыннан, матур күлмәкләреннән яктылык сирпелеп тора.

Мөхтәрәм кунаклар арасында районыбызның имам-хатыйбы Җәүдәт хәзрәт,район мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Рамил хәзрәт, Тукай районы филиалы мөслимәләренең рәисе Фәридә Харрас кызы Шарипова, авылыбызның имамы Миргасыйм абый Галимҗанов,мөгәлимәбез Рәмилә апа,Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Зиннур Мәсхут улы һәм район мәдәният бүлеге җитәкчеләре дә бар иде.
Барлык катнашучылар да мөнәҗәтләрен ихлас һәм чиста күңел белән башкарып чыктылар. Катнашучылар бик күп булса да «бер тында, бер сулышта», бик тә самими узды бу кичә, гүя һәрбер кешенең күңеле сафланып, йөзе нурланып калды.
Мөнәҗәтләрне, аларны көйләүчеләрне тыңлаганда халыкның хикмәтле фәлсәфәче, нечкә күңелле шагыйрь булуына, аларның тәрбияви көченә хәйран каласың. 
Соңыннан һәрбер катнашучыга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Бу күләмле кичәне оештыруда ярдәм иткән һәрбер кешегә ихластан рәхмәтләребезне белдерәбез.


Сәмәкәй мәдәният йорты директоры Исхакова А.А.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев