Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәләтле яшьләрне "Талантлар Университеты" проектлар олимпиадасында катнашырга чакыралар

Олимпиадада тормышка ашырырлык идеясе яисә проекты булган яшьләр катнаша ала.

"Талантлар Университеты" проектлар олимпиадасында катнашу өчен 12 яшьтән 30 яшькә кадәр булган яшьләрдән гаризалар кабул ителә. Бу хакта Татарстан Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • "Талантлар Университеты" проектлар олимпиадасына гаризалар 21 октябрьгә кадәр кабул ителә. Олимпиадада тормышка ашырырлык идеясе яисә проекты булган яшьләр катнаша ала.

Олимпиада өч юнәлештә узачак:

- “Генераль конструктор” (инженер-конструктор) – яңа технологияләр өлкәсендәге проектларны колачлый: робототехника, пилотсыз модельләштерү, автоконструкторлаштыру, IT.
- “Фәнни ярышлар чемпионаты” (фәнни-эзләнү) – фәндәге актуаль проблемалар буенча эзләнү эшләре алып барырга теләүчеләр өчен булачак.
- “Эшмәкәрләр уены” (эшмәкәрлек) – бу юнәлеш кысаларында катнашучылар шәхси стартап булдыру серләренә төшенәчәкләр. 

Реклама

Бәйге кысаларыннан тыш, катнашучылар проект эшләү һәм аның белән идарә итү буенча онлайн курс узачак.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X