Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәламәтлек саклау министры коронавируска күмәк вакцинация башлану вакытын әйтте

Ноябрь-декабрь айларында коонавируска каршы прививка ясай башлаулары ихтимал.

Россиядә куркыныч төркемендәге кешеләргә коронавируска каршы күмәк вакцинация ноябрь–декабрь аенда башланачак. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән хәбәр итте.

Шул вакытта препарат төбәкләргә дә җибәреләчәк. Бу атнада теркәлүдән соң тикшеренүләр башлана.

«Ирекле кешеләр җыела, 40 мең кеше. Бу плацебо белән идарә ителгән тикшеренүләр, бу безгә, шул исәптән күпчелек кешегә, барлык нюансларны һәм детальләрне күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Вакцинаның эффектив һәм куркынычсыз булуын күрәбез», — диде министр.

Август аенда Сәламәтлек саклау министрлыгы COVID-19 авыруына каршы дөньяда беренче вакцинаны теркәде. Препарат «Спутник V» дип атала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев