Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синоптиклар атна ахырында җылытачак дип фаразлый

14 февраль көнне һава температурасы 1 градус җылыга кадәр менәчәк. Ялларда 0-1 градуска кадәр суытачак, җепшек кар көтелә дип фаразлана.

Бу атна ахырында Татарстанда һава температурасы 0 градуска кадәр менәчәк, дип фаразлый география фәннәре докуторы, КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

"Бүген иртән КФУ метеостанциясендә 8,8 градус суык булуы теркәлде. Әлегә һава торышың Себер антициклонының төньяк перифериясе билгели. РФ гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлавынча, пәнҗешәмбе көннән Татарстанда һава торышын көньяк-көнбатыштан килгән циклон билгеләячәк һәм һава температурасы җылыначак", - дип билгеләп үтте ул.

14 февраль көнне һава температурасы 1 градус җылыга кадәр менәчәк. Ялларда 0-1 градуска кадәр суытачак, җепшек кар көтелә дип фаразлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев