Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Штраф түлисең килсә...

Яңа ел алдыннан ылыслы агачларны саклау йөзеннән 20 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр «Чыршы» операциясе узачак. 

Тукай районында «Түбән Кама урманчылыгы» дәүләт учреждениесе территориясендә мобиль төркемнәр эшләячәк. Исегезгә төшерәбез, агачларны законсыз кискән яки аларга зыян салган очракта гражданнарга 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 меңгә кадәр, юридик затларга 200 меңнән 400 мең сумга кадәр административ штраф яный. Моннан тыш, андый җинаятькә баручылар табигатькә китергән зыянны тулысынча кайтарырга тиеш. Штраф суммасы агач токымына, үскән урынына, урманнарның категориясенә бәйле. Декабрьдә киселгән ылыслы агач өчен штраф суммасы икеләтә артык билгеләнгән. Ә менә рөхсәтсез агач кисүдән зыян 5 мең сумнан артып киткәндә, РФ Җинаять кодексы нигезендә җинаять җаваплылыгы каралган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев