Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбашта – памп-парк!

«Авылларыбызның йөзе күзгә күренеп үзгәрә. Шилнәбашта авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы һәм парк ачылу социаль-икътисадый үсешебезнең күрсәткече булып тора», – диде район башлыгы Фаил Камаев әлеге объектларны ачу тантанасында. Шилнәбашлыларның яңа объектлар ачу шатлыгын уртаклашырга «Татарстан Республикасы авыл җирлекләре советы» ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин, подряд оешмасы «Диалог» ҖЧҖ директоры Урал Ильясов килгәннәр иде. 

Районда республика прог-раммаларының эшләвен саннар күрсәтеп тора: төзелештә һәм төзекләндерүдә үзләштерелгән акча 2017 елда 454 млн сум булса, быел 1,5 млрд сумга җиткән. Шилнәбаштагы «Рябинушка» ял паркы «Парклар һәм скверлар, уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» республика программасы кысаларында төзелде. Күләмле объект 32 млн сумга төште. Башкарма комитет бинасы «Татарстан Республикасында авыл җирлекләренең башкарма комитетлары биналарын капиталь ремонтлау һәм төзү» программасына карый, ул 5,5 млн сумлык булды. 
Иң мөһиме, программалар кешеләрнең тормышын уңайлы итү өчен хезмәт итә. «Акрынлап федераль программаларга кереп барабыз, алар белән эшләргә өйрәнәбез», – диде район башлыгы һәм 2018 елдан башлап 44 социаль объектка газ кертелүен мисал итеп китерде. Аларны электр энергиясе белән җылыту кыш чыкканчы 1 млн сумнан артыкка төшсә, хәзер 360 мең сум тәшкил итә – аерма зур. «Планнар тормышка аша. Алга таба да программаларны саклап, халыкның тормыш-көнкүрешен уңайлырак итүдән туктамабыз», – диде Фаил Камаев һәм шушындый мөмкинлекләр тудырылуы өчен ТР Президентына, Министрлар Кабинетына, Муниципаль берәмлекләр советына рәхмәт белдерде. Соңгысын ул авыл җирлекләре башлыкларының ярдәмчесе дип атады. 
«Татарстан Республикасы авыл җирлекләре советы» ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин шилнә-башлыларны яңа объектлар ачылу белән тәбрикләде. Ул авыллардагы башкарма хакимият органнарының матди-техник базаларын ныгытуның мөһимлеген билгеләп үтте. «Татарстан Республикасында авыл җирлекләренең башкарма комитетлары биналарын капиталь ремонтлау һәм төзү» программасы кысаларында республикада барлыгы 43 яңа бина төзелүе, 209ына капиталь ремонт ясалуы турында сөйләде. 2013 елдан башлап үзара салым программасы буенча Тукай районының 270 млн сумлык ярдәм алганлыгын әйтеп үтте. Ә иң сөенечлесе: Экзам Саматович быел Тукай районы авыл җирлеге башлыкларына автомобильләр биреләчәген вәгъдә итте.
Башкарма комитет бинасы-ның символик ачкычын җир-лек башлыгы Ольга Гончаровага төзелеш эшләрен башкарган «Диалог» ҖЧҖ директоры Урал Ильясов тапшырды. Подрядчы оешма эшкә 2020 елның май аенда керешкән иде. Төзүчеләр тырышлыгы белән Шилнәбашта тулы бер спорт һәм ял зонасы булдырылды. «Рябинушка»да балалар һәм яшьләр өчен велосипедта йөрү юлы, скейтбордчылар өчен памп-парк, уен мәйданчыгы да корып куйдылар. Бөтен парк мәйданы тирәли заманча яктырткычлар урнаштырылды, архитектура формалары, таганнар куелды. Биредә шулай ук спорт яратучылар өчен заманча тренажерлар да булачак.
Авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова шилнәбашлылар исеменнән республика җитәк-
челегенә, муниципаль берәм-лекләр советына һәм Тукай районы башлыгына рәхмәт әйтте. «Администрация бинасы – авыл халкы күптән көткән, бик кирәкле объект. Хәзерге көнгә кадәр Шилнәбашның авыл җирлеге башкарма комитеты, балалар бакчасы, полиция пункты – барысы бергә «яшәде». Шөкер, менә бүген яңа бинага күчәбез. Иркен якты бүлмәләр хезмәткәрләр өчен дә, бирегә йомыш белән килүчеләр өчен дә бик уңайлы булачак. Социаль-көнкүреш объектлары төзелү, урамнарыбызның төзекләнүе, яктыруы тормышыбызны уңайлы гына түгел, матур һәм күңелле дә итә», – диде авыл җирлеге башлыгы чын күңеленнән сөенүен белдереп.

/ Рөстәм Зәкиев фотолары. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X