Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбашта мунча янды

26 гыйнварда кичке сәгать 5 тулгач бердәм диспетчерлык хезмәтенә Шилнәбаш авылыннан хәбәр килә.

Шалтыратучы күпфатирлы ике катлы йортка терәлеп урнашкан мунчага ут кабуы турында хәбәр итә. Янгын сүндерүчеләр урынга килеп җиткәндә мунча эчен ялкын чорнап алган була. Хуҗаларның әйтүенчә, алар башта утны үзләре сүндерергә тырышып караганнар. Ләкин төтен эченә керү мөмкин булмагач, коткаручыларга шалтыратырга уйлаганнар. «Хәбәр бирергә берничә минутка соңга калган булсалар, ут өйгә дә күчәр иде. Хуҗалар үзләре генә түгел, күршеләре дә зыян күрер иде», – дип белдерә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге баш белгече Илнар Мифтахов. Ул мунча якканда куркынычсызлык таләпләрен үтәргә, мичне артык кыздырмаска киңәш итә.

Фото Илнар Мифтаховтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев