Шилнәбашлылар өмәгә чыкты
Күптән түгел Шилнәбаш авыл җирлегендә территорияне тәртипкә китерү буенча өмә үткәрелде. Анда авыл кешеләре, бюджет оешмалары катнашты.
Һәр оешмага аерым объект билгеләнде. Балалар мәйданчыгы, мәдәният йорты тирәсе, парк, зират территорияләре чистартылды, корыган ботаклар чыгарылды. Православие зиратында яңа капка куелды, мөселман зиратында хуҗалык бинасы ясалды, дип яза Нурзилә Бариева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев