Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шилнәбаш авылында бәйрәм кичәсен «Ветеран» клубында уздырдылар

Өлкәннәр көне уңаеннан авыл китапханәсендә эшләп килүче «Ветеран» клубында «Әбиләрнең сөенече» дип исемләнгән очрашу узды. Очрашуга клуб әгъзалары, авыл өлкәннәре чакырылды.

Бәйрәм кичәсен Шилнәбаш авыл җирлеге башлыгы урынбасары Ольга Чекушкова ачып җибәрде. Ул барлык кунакларны Өлкәннәр көне белән котлады. Алга таба тамашачыларга музыкаль программа тәкъдим ителде. Залда утыручы әби һәм бабайлар Нурзилә Бариева, Гөлнар Ибраһимова һәм Ариана Прокопьева катнашында сәхнәләштерелгән әсәр карадылар. Кунаклар шулай ук «Оныгым өчен уенчыклар», «Күңелле мәшәкатьләр», «Мультпарад», «Тәмле ризыклар» кебек бәйгеләрдә көч сынаштылар. Бәйрәм кичәсендә барлык юбилярларны котладылар, бүләк итеп алар каршында Лиана Султанярова, Полина Панасенкова үзләренең җырлары белән чыгыш ясадылар. «Ладушки» балалар фольклор коллективы һәм «Тополёк» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр. Демид Петриванов исә үзенең әбисе турында шигырен укыды. Ә «Рябинушка» ансамбленең өч солистының чыгышы кунаклар өчен сюрприз булды. Алга таба сәхнәгә Константин Титов, Гөлнара Садыйкова менделәр, шулай ук аккордеон моңнарына кушылып Мария Маратаева үз җырларын бүләк итте. Әби-бабайлар бик рәхмәтле калды, дип яза китапханә мөдире Нурзилә Бариева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев