Шилнә ярларыннан чыкмасмы?
Яз җитә. Көннәр җылынып, кар эри башлауга, Олы Шилнә авылының Боровецкая урамында яшәүчеләр куркуга төшә. Өйләребезне су басмас микән дип борчыла алар, чөнки 2017 елда язгы сулар күтәрелеп ишегалларына, капка төпләренә кадәр җәелгәнен яхшы хәтерлиләр. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр халыкта. Шуңа күрә без дә елга буенда яшәүчеләрнең үзләре белән очрашып сөйләшергә булдык.
Наталья Щелконогова Боровецкая урамындагы йортында 2016 елдан яши. «2017 елны Шилнә ярларыннан ташып чыкты, – дип искә төшерә ул, – чөнки агып килгән боз кисәкләре, черек бүрәнә, агач ботаклары һәм башка чүп-чар безнең бакча турына килеп бөялде. Баксаң, елга ярларының болай да тараеп торган урынына ук ике «КАМАЗ» йөге ташлы-балчыклы төзелеш калдыклары китереп бушаткан булганнар. Кем шундый эшкә барган – ачыклый алмадык. Агымы киселгән инешнең суы бакчаларыбызны, ишегалдыбызны басып китте, хәтта урамның каршы ягына да чыгып җитте. Өйдә өлкән яшьтәге әти-әни, икесе дә инвалид. Беркая чыгып йөреп булмады, су кимегәнче ябылуда утырырга мәҗбүр булдык. Бер безгә генә түгел, елга буенда яшәүчеләрнең барысына да диярлек кагылды су басу бәласе. Ул елны су агымын ерып җибәрү өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кадәр барып җиттем. Тукай районына Фаил Камаев билгеләнгәч, хәлне аңа бәйнә-бәйнә аңлаттык. Ул сүзебезгә колак салды. Шул рәвешле Шилнә үзәнен чистарту проекты барлыкка килде. Бу мәсьәлә бүген контрольдә».
Елганы чистарту киек җәнлекләрнең, кошларның, судагы балыкның кимүенә, хәтта бетүенә китерәчәк дип коткы салучылар бар. Ә Наталья Анатольевна, киресенчә, табигатькә чүптән арынырга ярдәм итәргә кирәк дип саный: «Кеше яшәгән тирәлеккә, телибезме-теләмибезме, тискәре йогынты ясала: яр буена машинасы белән чүп китереп түгүчеләр һаман бетми. Балык каптырырга дип төшүчеләрнең артларыннан су буенда пластик шешә, пакетлар аунап кала. Картаеп ауган агач кәүсәләренә, әрәмәлекләрдә сынган ботакларга эләгеп җыела килгән чүп суны пычрата. Димәк, сулыкларыбыз кемнеңдер карап, чистартып торуына мохтаҗ булып чыга. Сүз Шилнә буйларын бөтенләй шәрәләндереп калдыру турында бармый бит. Агач-куаклар да проектта тәгаенләнгән санда һәм билгеләнгән урыннарда гына киселергә тиеш. Елга үзәнен җыештырганнан, текә ярларны сөзәкләндереп елганы бераз киңәйткәннән табигать ландшафтына зыян килмәячәк. Киресенчә, чистарткач, елганың суы да, андагы киек җәнлекләр, балыклар да иркен сулыш алыр әле».
Шилнә елгасы үзәнен чистарту проектын гамәлгә ашыру тоткарлана килә, гәрчә яр буенда яшәүчеләр аны ике куллап якласа да. Киләчәктә Шилнә елгасы буйлары аерым сак астына алынган табигый территория булачак. Бу мәсьәлә Тукай районы башкарма комитетында хәл ителә.
Рөстәм Зәкиев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев