Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шигырьләрендә авылы язмышы

Боерган авылында  искиткеч матур чара—китап бәйрәме булды. Хикмәт шунда   райондашыбыз,күп еллар “Якты юл” газетасында эшләгән шагыйрә Рәзинә Насыйбуллинаның “Зәңәр Ыгым хыялымда” дигән  китабы басылып чыкты. Бәйрәм ни өчен нәкъ менә Боерган авылында уздырылды? Чөнки шгыйрәнен туган төбәге –Ык куенына сыенып утырган балыклы,  җиләк-җимешле, искиткеч гүзәл табигатьле Чебенле авылы урыныннан куптарылгач, чебенлеләр шушы авыл канаты астына сыенды.

Күпме еллар узган бит. Ә туган авылны сагыну, җирсү үтми .Рәзинә Насыйбуллинанын бу китабын тэкъдир итү кичәсенә дә авылдашлары  зал тулып җыелганнар. Китаптагы поэмалар, шигырь-җырларның күбесе Чебенлегә, Ык суында коенып үскән ваемсыз бала чакка,авылның тырыш кешеләренә багышланган.
Гомерен мәдәният хезмәтенә багышлаган,узган елгы эш йомгаклары буенча районда беренче урынны яулаган Флүзә Сәлимова шигърият бәйрәмен җепкә тезгәндәй, эчтәлекле матур итеп алып барды,сәхнә  белән тамаша залын бик оста бәйләде. Бәйрәмне авылда күп еллар эшләп килүче, районда гына түгел, республикада танылган “ Яран гөл” фольклор ансамбле Рәзинә Насыйбуллинаның «Кып-кызыл җәй иде”поэмасыннан өзек белән башлап җибәрде. Истәлекләрне барлый торган, хисләр ташкынын чагылдыручы бай күренеш: милли киемнәрдәге кызлар чигү чигә,  йон эрли,  егетләр сүс талкыйлар.  Чебенле егете Сәетнур Мөхәмәтшин озын поэманы  яттан сөйләп сокландырды . Менә бит нинди милли җанлы кешеләребез, рухи байлыкларыбыз бар .Яшьләребезгә күбрәк, менә шулай инандырырлык итеп күрсәтсәк иде аларны.” Халык хәтерен китап саклар” дигән сүзләр язып куелган иде мәдәния йорты диварына. Хак сүзләр,менә мондый “тере” чаралар да кирәк шул. Халык хәтерен милли йолаларыбыз  саклый.Бу хакта Боерган авыл җирлеге башлыгы Гөлүсә Минакова бик матур әйтте, шагыйрәнең авыл тормышын искеткеч оста чагылдыруына басым ясап.
  Сәхнәдә шагыйрә Рәзинә үзе .”Чебенлем—йөрәк сагышы” дигән шигырен ул дулкынланып  күз яше аша сойли. Хисләр тәңгәл килгәнгәдер, залда тирән тынлык. Кемдер күз яшен сөртеп ала. Ул да булмый, сәхнәгә шушы төбәкнең сәхнә йолдызы  җырчы Айзирә Әхмәтханова чыга. Әтисе Рөстәм Әхмәтхановның Рәзинә Насыйбуллина сүзләренә язган “Сагыну” җырын суза. Чебенлеләрнең  сагыну хисе, сагышлары  аның көенэ, моңлы тавышына сарылып бара, күңелләрне иркәли, җыр текстындагы сүзләрне йөрәкләргә сеңдерә. Рөстәм әфәнде көйләр язу белән бегә бик оста җырчы да. Иң мөһиме шушы төбәкнең мәдәни тормышында актив катнаша ул.Бүген дә бянда уйнап “Сагышлану” җырын башкарды.
   Кичә шулай дустәнә баргангадыр, бәйрәм кунаклары да үзләрен нәкъ менә залда барган вакыйгалар эчендә кайнагандай хис иттеләр . Ә кунакларыбыз затлы шәхесләр иде. Милләтебезнең мәшһүр кызы,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренен Мактаулы кешесе, сүз остасы Гөлзада Рзаеваның беренче генә килүе түгел, яраталар аны монда. Ул кешеләр белән рәхәтләнеп  аралашты,  биредә күргәннәре, ишеткәннәре аның сәхнә хезмәтендә кирәк булыр әле. Гөлзадә үзе белән бик кадерле күчтәнәч-- җырчылар да алып килгән.Танылган җырчы Ильсөя Зарипова, Рәзинә Насыйбуллинаның “Киек казлар” шгыренә  Рубис Зарипов язган җырны күңелләрне тетрәндерерлек итеп җырлады. Залдагылар Зөлфия Җиһан башкарган “Сөюнең дә була алтын көзе”, автор башкаручы Анна Гыйльметдинованың “Син ашыктың—мин соңладым”, Лилия Шәймөхәммәтова башкаруында “ Сагынгансын, әнкәй”,”Моңлы чишмә” ансамбле солисты Инзилә Сәлимованың ”Хәбәр көтәм үткәннән”  җырларын зал яратып кабул итте.
  Алып баручы сәхнәгә шагыйрәнен авылдаш егетләрен,сыйныфташларын чакыра. Егетләрнең һәрберсе авылдаш шагыйрәләренә рәхмәт сүзен җиткерде:
 --Рәзинә,китабыңдагы авыл язмышы барыбызның да язмышы,кичерешләре. Рәхмәт сиңа, шигырьләреңдә, җырларларыңда Чебенлебезне яшәтәсең, шуның белән безнең күңелләргэ дә сулыш өрәсең. Күкрәгеңдә шигырь уты сүнмәсен,син безнең күңелләрдә яши торган моңның бер кылы. Без, менә монда тезелеп баскан ир-егетләр, Чебенленең соңгы буыны. Исән чагында, гадәттәгечә, авылыбыз урынындагы истәлек—һәйкәле янына  “Хәтер” көненә җыелыйк. Ә син безне шигырьләрең, җырларың белән шулай рухландырып тор , -диде Фәрит Ясәвиев. Рәзинә егетләргә багышланган “Җир улына” дигән шигырен сөйләде. Аннары ул үзе язган “Чебенле—гөлләр иле” җырын җырлады. Зал аны аягурә басып тыңлады.
  Рәзинә Насыйбуллинаның  китабына “Зәңгәр Ыгым хыялымда...”дип исем бирүе юкка гына түгел.Инде олгаеп барганда да туган авылын, суында коенып үскән Ыгын, гүзәл табигате кочагында үткән еллар хәтирәләре,әти-әнисенең гомер көзләрендә, балалары үскән ояны туздырып, чит ят җиргә чыгып китергә мәҗбүр булуыннан калган  йөрәк ярасы яши аның хыялында. Рәзинә Насыйбуллина авылдашларына бәйрәм бүләк итте, үзе дә залга килгән кунакларның чиксез рәхмәтен җыеп,иҗатына яңа көч алып киткәндер.
Заһидә Нәбиуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев