Шигърият
Олы Шилнә авылында яшәп иҗат итүче Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Зимфира Исламованың шигырьләре һәм проза әсәрләре газетабыз битләрендә әледән-әле басылып тора. Аның тирән эчтәлекле әсәрләрен укучылар көтеп ала.
Һәр нәрсәнең үз кануны
Юлларында ташлар очрап кына
Туктап калган елга буламы?
Күкне иңләп йөзгән соры болыт
Таңның яралуын буамы?
Һәр яз агач шаулап яфрак яра,
Кояш нурларына кинәнеп.
Атылган ук бер урынга төшә,
Борып кара аны, инәлеп!..
Алмагачның пешкән алмалары
Кире чәчәкләргә әйләнмәс.
Бер киселгән икмәк ябышмас та,
Якты көндә йолдыз шәйләнмәс.
Һәр нәрсәнең җирдә үз кануны –
Адәм теләгенә буйсынмас.
Кире кайтып булмаганга, бәлки,
Үткәннәрен кем соң юксынмас...
Безнең гомер шулай алга ыргый,
Урап уза ташлар, киртәне.
Шөкер кылып фәҗр* намазында
Каршы алдым бүген иртәне.
*фәҗр – таң беленгәннән соң кояш чыкканчы укыла торган иртәнге намаз.
Ни юрасаң, шул тормышка ашар
Болыт каплаган кояшның
Нурлары төшми, димә.
Бүләк бит ул бүгенге көн –
Сыгылып, башың имә.
Йөрәгең тибеше белән
Кояш нурын тоя бел.
Уйларның бары яктысы
Яшәешне ямьли гел.
Соры болытлар артында
Бар бит ул, бар кояшың!
Ниләр уйлап, ни юрасаң,
Шулар тормышка ашыр...
Ерагая барабыз
Авылымның җәйге алсу таңы
Күз алдымда. Керде төшкәме?..
(Чыклы үләннәргә басып кына
Каз бәпкәсен куа төшкәнем)
Балачакта калган шул чыкларны,
Их, бөртекләп учка җыярга;
Энҗе итеп тезеп муенсага,
Сандыгыма салып куярга...
Сагынганда ачып карар идем
Җем-җем итеп яткан чыкларны.
Әткәй-әнкәй көлеп кенә торган
Юксынам шук балачакларны.
Туган йортым – Галәм корабында
Сары бәпкә идем үзем дә.
Көнем озын вә шатлыклы иде,
Кояш нуры иде күземдә!
Кайчан үстем... кайчан зур тормышның
Соры битләре дә ачылды?
Галәм корабының диварлары
Энҗе чыкларыннан арчылды...
.....................................................
Вакыт йомгакларын чорный-чорный,
Еллар арбасында барабыз.
Каз бәпкәле чыклы тугайларга
Ерагая бара арабыз.
Тансык аклык
Бар дөньяны нурга күмде
Ак яктылык,
Өмет гөленең таҗыдай
Тансык аклык.
Бу аклыкның пакьлегеннән
Җаннар изри.
Тирә-якта каралыктан
Һичбер зәррә:
Барысы шат – куанычта
Йөзә кеби;
Ачлык, чирләр җир йөзенә
Үзгә кеби...
Ышанасың җирдә садә
Аклык хөкеменә.
Сәерсенеп куядыр аң
Азык эзләп карда йөргән
Кошлар төркеменә...
--------------------------------
зәррә* - бөртек
Каеннарым көтәдер
Чит-ят җиргә, бәхет эстәп,
Юл саплавым туган яктан,
Артык булудан түгел.
Биштәр асып атлаганда,
Авылымның каеннары
Озатты, яшен түгеп –
Аңлау гына җитмәгәндер
«Кал, балам...» дигән сүзен.
Читтә яшәү затлырак дип,
Алданган күңел күзем...
Иии... җаным ертык булган килеш,
Монда мин кирәк, дидем.
Ә бит үзем ят тугайда
Гомер буе туган якның
Үләнен эзләп йөрдем...
Бүген әнә яшь-җилкенчәк
(Атылган уклар булып)
Сибелә еракларга,
Бәллүр шатлыкка тулып.
Туган як тагын ихластан
Бәхет юрый, ак каенда
Сайрар сыерчык булып.
Ялгышларны аңлаганда,
Гомерләр узган булыр шул.
Кайтыр юллар ачык та ул,
Хыяллар тузган булыр...
Тәрәзәмдә кыш көне дә
Гөлләрем шау чәчәктә –
Төпләрендә туган якның,
Ядкарь итеп, җиз чиләктә
Саклап кына алып килгән
Юмарт кара туфрагы...
Шушы якта яшәүләрем
Газиз туган авылыма
Артык булудан түгел:
Бәлки, быел кайтырлар дип,
Ничәнче?! кат түши юлга
Каен сары яфрагын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев