Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәфкатьле булыйк!

Районда инвалидлар декадасына багышланган төрле чаралар уза. Шушы көннәрдә районның «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагоглары инвалид балалар белән очраша. Алар белән төрле кызыклы мастер-класслар оештыра. 

Беренче очрашу Нефтебаза поселогында узды. Биредә «Шәфкать» гаилә hәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ярдәмендә Катерина Исламова коймак пешерү серләренә өйрәнде.
– Миңа 13 яшь, 6 сыйныфта укыйм. Китаплар укырга, рәсем ясарга яратам. Кул эшләре белән дә шөгыльләнәм, – дип үзе белән таныштырды Катерина. 
Катерина бик җитез, уңган кыз булып чыкты. Коймак пешерү өчен кирәкле ингредиентларны ул алдан ук әзерләп куйган. Тиз арада килгән кунаклар белән эшкә дә кереште. Шулай бергәләп тырышып эшләгәч, чәйгә 20 ләп коймак өлгерде.
Аннан соң якынлашып килүче Яңа ел бәйрәменә төсле кәгазьләрдән матур кар бөртекләре ясадылар. Кызның бу көнне елмаюы йөзеннән китмәде, укытучы апаларына ул рәхмәтле калды. 
– Әлеге чаралар физик мөмкинлекләре чикле балаларны җәмгыятьтә кайгырту, аларга карата игътибарлы, сакчыл hәм сизгер мөнәсәбәт тәрбияләү, игелекле эшләр hәм бүләкләр белән куандыру максатыннан оештырыла. Балалар белән очрашулар алдагы көннәрдә дә дәвам итә, – диде белгечләр.

Фото Айгөл Сәлимова тарафыннан бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев