Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәфкать һәм мәрхәмәт мәктәбе

Теләнче Тамак авылының тернәкләндерү интернат-мәктәбе үзенең 55 еллыгын билгеләп үтте. Бәйрәм кичәсендә район җитәкчелеге, мәртәбәле кунаклар, төрле елларда эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялга чыккан ветеран-укытучылар, техник хезмәткәрләр, биредә укып, тормышта үз юлларын тапкан укучылар катнашты. Бу көнне мәктәпнең тарихын барладылар, анда озак еллар балаларга белем һәм тәрбия биргән ветераннарны хөрмәтләп искә алдылар. Бәйрәм укучыларның матур шигырьләре, моңлы җырлары белән үрелеп барды.

Тернәкләндерү интернат-мәктәбенә 1964 елда нигез салына. Интернат-мәктәпнең беренче директоры итеп Гаян Измайлов билгеләнә. Ә мәктәп үзе татар зыялылары, атаклы мәгърифәтчеләр – Хәлфиннар династиясе төзеп калдырган таш бинада урнаша. Ачылган елларда мәктәптәге балалар саны 200гә җитә. Суны коедан чиләкләп ташыган, биналарны мич ягып җылыткан, керне кул белән юган еллар була ул. Коллективтагы һәрбер кеше үз вазифаларын зур теләк белән башкара, олы жаваплылык белән карый. Мондый авыр шартларга карамастан, үзенчәлекле балаларга тәрбия генә түгел, күңел җылысы да бирелә. Бүгенге коллектив исә әлеге традицияләрне, тәрбия нигезләрен дәвам итә.
Бүген интернатта 70 бала тәрбияләнә, 54 хезмәткәр, шул исәптән 15 укытучы, 9 тәрбияче эшли. Коллективны талантлы җитәкче, педагог Ләйсән Шамилова җитәкли. Бүген интернат-мәктәптә балаларның укуы һәм яшәве өчен бөтен шартлар тудырылган. Һәр йокы бүлмәсендә санузел бар, җылы идәннәр җәелгән, якты уку бүлмәләре, иркен ашханә, медпункт, киләчәк тормышта кирәк булырлык файдалы күнекмәләр алу өчен остаханә һәм тегү бүлмәсе бар. Биредә балаларны авыл хуҗалыгы хезмәтенә өйрәтү өчен мәктәп яны бакчасы булдырылган. Тәрбияләнүчеләр өчен шулай ук күп төрле түгәрәкләр һәм секцияләр эшли. 
55 еллык юбилейга багышланган кичәне мәктәп директоры Ләйсән Шамилова ачып җибәрде:
– Горурланырлык уңышларыбыз бар. Башкарасы эшләр, планнар белән яшибез. Без зур бер гаилә булып гомер итәбез, Аллага шөкер. Балаларны да шул рухта тәрбияләргә тырышабыз. Шөкер, мәктәп-интернатны тәмамлаган балалар тормышта үз урыннарын табалар. Безнең мәктәпне олылап, зурлап килгән һәрбер кешегә олы рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә, – диде ул.
Юбилей уңаеннан котлау сүзләре белән район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров чыгыш ясады, физик мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүдә күңелләрен биреп эшләүче педагогларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Рөстәм Закиров тернәкләндерү мәктәбендә игелекле, тыйнак, сабыр кешеләр эшләвен билгеләп үтте. Аларга сәламәтлек, сабырлык теләде, һәрвакыт шулай итагатьле, ярдәмчел булып калуларын теләде. 
Котлау сүзләре белән шулай ук район мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Сания Дәүләтшина чыгыш ясады. Аңа «Гиндукуш», Сарман районы музее хезмәткәрләре, Теләнче Тамак авыл җирлеге башлыгы Рамил Нәҗметдинов, урта мәктәп директоры Лилия Исхакова, мәдәният йорты директоры Илгиз Шәрифуллин да кушылды. Алар берсе дә буш кул белән килмәгән, кыйммәтле бүләкләрен тапшырдылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилей кичәсендә шулай ук иң яхшы укытучыларга һәм тәрбиячеләргә район мәгариф бүлеге, Теләнче Тамак авыл җирлегенең башкарма комитеты исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Билгеле, үзенчәлекле балаларның тормыш-көнкүрешен тагын да шатлыклырак һәм бәхетлерәк итү өчен өстәмә финанслар кирәк. Бәхеткә, үзләренең йөрәк кушуы белән балаларның яшәешен яхшыртырга омтылучылар шактый. Шундый олы йөрәкле кешеләр арасында Чаллы шәһәр суды рәисе Ринат Гайфетдинов һәм аның ярдәмчесе Рамил Галиуллин да бар. Алар күп еллар инде һәр бәйрәм саен сабыйларга үз бүләкләрен алып киләләр. Әлбәттә инде, алар бүгенге тантанадан да читтә калмады. 
Аннары сәхнә түренә хөрмәтле ветераннар – интернатка нигез салган педагоглар Хәтимә Галимуллина, Хаҗәр Шакирова, Долорес Сәйфиева, Гөлсинә Әхмәтшина чакырылды. Алар, әйтерсең лә, мәктәптә эшләгән вакытларына кире кайттылар, хатирәләре белән бүлештеләр. Үзенчәлекле балаларга аң һәм тәрбия бирүнең нигезендә кешелеклелек, җан җылысын кызганмау ята икәнен тагын бер кат ассызыкладылар.
Сәхнә түренә мәктәп укучылары чыккач, зал тагын да җанланып киткәндәй булды. Алар кунакларны матур җырлары, җанга үтеп керерлек шигырьләре, биюләре белән сөендерде. Кунакларга үзләре әзерләгән кул эшләнмәләрен бүләк иткәндә ирексездән күзләргә яшь килде. 
Тантанага биредә тәрбияләнгән укучы Артем Исмәгыйлевның әти-әнисе дә килгән иде. Гүзәл Исмәгыйлева улы Артемның мәктәп елларын сагынып сөйләве турында әйтте. Улы Мәскәү шәһәренә киткән, дәрәҗәле эшкә урнашкан. Гүзәл ханым коллективка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Чыннан да, мәктәп тарихы бай, үткән юлы озын. Шул гомер эчендә күпме бала тормышта үз юлын тапкан. Балаларга яшәеш кагыйдәләрен өйрәткән коллективның бу казанышларда өлеше чиксез зур. Хәзерге авыр, катлаулы чорда, социаль мохиттә югалып калмасыннар, тормышта үз юлын тапсыннар өчен мәктәп коллективы бүген дә вакыт белән исәпләшми. Мондагы чисталык, пөхтәлек, тәртип, балаларга карата хөрмәт – барысы да коллективның тырышлыгы. Мондый мәктәптә эшләү – үзенчәлекле вазифа. Интеллектуаль яктан кимчелекле балаларга белем һәм тәрбия бирү педагог һәм тәрбиячеләрдән зур көч, сабырлык, икеләтә җаваплылык сорый. Мәктәпнең бурычы укучыларны укырга, язарга өйрәтү генә түгел, һөнәргә юнәлеш бирү, тормышта югалып калмаска өйрәтү.
Әйтергә кирәк, биредә тәрбияләнүчеләрнең күпчелеге өчен интернат-мәктәп икенче өйләренә әверелгән. Чөнки алар монда чын дуслар табалар, яраткан шөгыльләрен үзләштерәләр, үз хыялларын тормышка ашырырга өйрәнәләр. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар үзләренең аерым бер дөньясында гына яшәми, җәмгыять тормышында катнашып, тулы канлы шәхес булып үсә.

Рөстәм Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев