Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шайтан булган урында утырып торырга теләмәдем

"Син сабырсызланып бер сүз әйтеп куйгач, фәрештәләр китеп барды", - ди Мөхәммәд Пәйгамбәр.

Бервакыт Мөхәммәд Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) белән Әбү Бәкер янына бер кеше килеп, авыр, ямьсез сүзләр әйтә башлый.

Әбү Бәкер сабыр итә, Пәйгамбәребез дә елмаеп утыра. Әмма ниндидер бер сүздән соң Әбү Бәкер җавап кайтара. Шуннан соң Мөхәммәд Пәйгамбәр урыныннан торып китеп бара. Әбү Бәкер аның артыннан чыгып:

– Әй Мөхәммәд Пәйгамбәр, мин эндәшмичә, сүккән кешенең сүзләрен тыңлап утырганда, син минем янымда елмаеп утырдың. Бер сүз әйтеп җавап кайтаруым булды, шундук торып киттең. Ник алай эшләдең, – дип сорый.

Реклама

– Әй Әбү Бәкер, син сабырлык белән җавап бирмичә тыңлап утырганда, фәрештәләр синең өчен җавап кайтара иде. Мин шуны тыңлап күзәтеп утырдым. Әмма син сабырсызланып бер сүз әйтеп куйгач, фәрештәләр китеп барды. Алар урынына шайтан килде. Шайтан булган урында утырып торырга теләмәдем. Шуңа күрә чыгып киттем, – дип җавап бирә. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев