Якты юл
  • Рус Тат
  • Сезнең өчен газета нәрсә ул?

    Газетабызны тагын да кызыклырак, укучыга якынрак итү өчен редакция хезмәткәрләре һәрдаим эзләнүдә. Райондашларыбыз өчен газета нәрсә ул? Ул аларга ни өчен кирәк? Аның эчтәлеген һәм бизәлешен яхшырту өчен алар нәрсәләр тәкъдим итә? Нинди темалар күрегә тели? Бүгенге сораштыру шул хакта. Фикер һәм тәкъдимнәрне һәр укучы әйтә ала. Аларны телефоннан яки электрон почтабыз аша да җиткерә аласыз.

    Айрат Галимәрданов, 
    район прокуроры: 

    – Балачактан ук газета-журналларны бик яратып укыйм мин. Әйе, заманалар үзгәрде. Дөнья хәлләрен интернет челтәре аша да укып була диючеләр күп. Тик, ни генә дисәләр дә, кәгазьдә басылган, буяу исләре килеп торган газетаның өр-яңа санын алып уку үзе бер рәхәт бит! Шуның өчен язылу кампаниясе башлангач ук мин районның бердәнбер hәм бик мөhим булган матбугат чыганагына – «Якты юл» газетасына язылам. Нәкъ менә шушы басма битләрендә район яңалыклары белән танышам. Район яшәеше газетада тулысынча һәм вакытында яктыртылып барыла. Шунысы да куанычлы – без газета белән тыгыз элемтәдә хезмәттәшлек итәбез. Соңгы арада халыкны борчыган сорауларга җаваплар, прокурор аңлатмаларын бастырабыз. «Якты юл» газетасы кызыклы, төрле рубрикаларга бай. Райондагы hәр йортта «Якты юл» газетасына язылырга, аны укырга тиешләр дип уйлыйм.

    Робис Лотфуллин, 
    район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе: 

    – Басылып чыккан язмалары белән «Якты юл» газетасы районның үсешенә дә үзеннән өлеш кертә. Халыкка бар мәгълүматны җиткерә, мәсьәләләрне хәл итү юлларын күрсәтә, шул ук вакытта халыкны тәрбияли дә. Сүз дә юк, соңгы арада газета яхшы якка үзгәреш кичерә. Моны басманың даими укучылары сизәдер, мөгаен. Киләчәктә газета тагын да үзгәрер, укучылар өчен файдалы, кызыклы булыр дигән теләктә мин.

    Ирек Сафин, 
    Алабуга урманчылыгының район участок урманчысы:

    – Минем әти белән әни Иректаңда яши. Алар район газетасын күп еллар яздыра. Авылга кайткач, җыелган газеталарны утырып уку – үзе бер традиция инде ул. Минемчә, «Якты юл» халык өчен мөһим булган бар темаларны да яктыртып бара. Үзем экология тармагында эшләгәнгә күрәдер, газета битләрендә күбрәк табигатькә кагылышлы язмалар күрәсе килә. Әйтик, урман эчендәге чүплекләргә каршы көрәш, янгын очракларына юл куймау, яңа агач үсентеләре утырту һ.б.лар. Яшь буынга экологик тәрбия бирү мөһим эш бит.

    Наталья Саяпина, 
    Р-Агро хуҗалыгының алдынгы сыер савучысы:

    – Район газетасын 90нчы елдан бирле алдырабыз. Иремнең дә, минем дә көн эш арасында кайнап үтә. Интернет яки радио аша яңалыкларны белеп бару мөмкинлеге юк. Шуңа күрә атнага ике тапкыр килүче газетаны зарыгып көтеп алабыз. Аның битләрендә хезмәттәшләр, үзебез эшләгән хуҗалык турында укуы шундый рәхәт! Әле күптән түгел үзем турында да язма чыкты. Алга таба да гади эш кешеләре турында материаллар кимемәсен иде. 

    Григорий Семенов, 
    «Кама» агрофирмасы механизаторы:

    – Район газетасын әти-әнием яратып укый. Эштән бушагач, мин дә авыл хуҗалыгы тармагын яктыртып баручы язмаларны укыйм. Еш кына бергә эшләүче яшь егетләрне күрергә туры килә. Минемчә, газета битендә синең фотосурәтең, исем-фамилияң чыгу – зур казаныш. Сине бит бөтен район күрә. Эш кешесенә игътибар булгач күңел үсә, эшлисе килеп тора. Киләчәктә дә район газетасы өметле яшь белгечләрне яктыртуны туктатмасын иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: