Якты юл
  • Рус Тат
  • Сездә яшьләр бармы?

    Авыл җирлекләрендә бу көннәрдә яшьләр белән очрашулар үтә. Чараның максаты: яшьләрне җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә җәлеп итү, авылларның иҗтимагый тормышына тарту. Очрашулар Бәтке, Биклән, Боерган, Иштирәк, Комсомолец, Круглое Поле, Кече Шилнә, Мусабай-Завод, Яңа Троицкий җирлекләрендә узды. 

    Ялны оештыру

    Очрашуларда күтәрелгән сорауларның күпчелеге яшьләрнең ялын оештыру белән бәйле, ягъни авыл яшьләрен спортзалларның, клубларның, мәдәният йортларының кичке эш вакыты кызыксындыра. Әйтик, Комсомолец поселогындагы мәдәният йорты кичке 6га кадәр генә эшләгән, хәзер ул кичке 10га кадәр ачык. Боерган авыл җирлегендә яшьләр кичен мәктәп спортзалы ачылмаудан риза түгел. Очрашу вакытында бу сорау да хәл ителде – спортзалга йөрү графигы төзелде. Җирлек зур түгел, яшьләр аз, ләкин, шуңа да карамастан, алар бик актив: алга таба волейбол, баскетбол һәм мини-футбол буенча да турнирлар оештыруны кирәк дип саныйлар. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәевның әйтүенчә, хәзерге вакытта аның нигезләмәсе эшләнә. 
    Спортзалларның эш графигы һәр авыл җирлегендә дә актуаль сорауларның берсе. Яшьләр тренажерлар кирәклеген дә әйтә. Кече Шилнә авыл җирлегендә мини-футбол өчен мәйданчык кирәк. Бүгенге көндә эшләүче яшьләр һәм студентлар кичке 6дан 9га кадәр мәктәп спортзалында шөгыльләнә, баскетбол уйный. 
    Круглое Поле поселогындагы очрашуда җирлек башлыгы Эльмира Низамиева, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, Круглое Поле мәктәбенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Любовь Гыйльманова, китапханә мөдире, яшьләр парламенты вәкиле, поселок яшьләре рәисе Полина Акиньшина, «Юность» күпфункцияле үзәге директоры Валерий Анисимов катнашты. 
    Мәктәпнең спорт залы яшьләр өчен кичке 6дан 9га кадәр ачык. «Бу вакытта яшьләр волейбол, баскетбол, мини-футбол уйный. Мәктәптә ике теннис өстәле тора, шулай ук бездә яхшы футбол кыры һәм хоккей корты бар. Һава торышы әйбәт булганда яшьләр футболны урамда уйныйлар, территория яктыртыла», – диде Любовь Гыйльманова. 
    Валерий Анисимовның сүзләренчә, җәйге вакытта күпфункцияле үзәк кичке 5тән 9га эшләгән, ноябрьдән кышкы эш тәртибенә – 4тән 8гә кадәр эшләүгә күчәләр. Яшьләр биредә өстәл теннисы, шахмат, шашка уйный. «Без егетләр һәм кызлар өчен хореография секциясе оештырырга һәм рус телендә эшләүче театраль коллектив булдырырга ниятлибез. КВН командабыз да бар. Сездән дә ялны яхшырту өчен тәкъдимнәр көтеп калабыз», – диде МФЦ директоры.

    Торак мәсьәләсе

    Яшьләрне иң борчыган сорау – торак мәсьәләсе. Аларны йорт төзү, җир участогы сатып алу, субсидияләр бирү буенча гамәлдә булган программалар кызыксындыра. 
    Поселокта читтән килеп эшләүче яшьләр бар. Җирлек башлыгы Эльмира Низамиеваның сүзләренчә, җитәкчелек бу яшьләрне үзләрендә калдыру ягында. Тик аларны ничек җәлеп итәргә? Нинди ипотека программалары бар? Безнең республикада яшь гаиләләрнең торак мәсьәләсен яхшырту буенча нинди чаралар күрелә? Бу сорауларга район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев җавап бирде. 
    – ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы элек гамәлдә булган ике программаны яңадан эшләтеп җибәрде: «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмчел программасы кысаларында торак бәясенең 35 процентына кадәр түләүсез субсидия бирелә һәм яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында ТР Законы кысаларында 60 процентына процентсыз кредит бирелә. Барлык мәгълүмат башкарма комитетның төзелеш һәм яшәешне тәэмин итү бүлегендә, безнең социаль челтәрләрдә документлар исемлеге урнаштырылган. Субсидияләр күләме исәпкә куелучылар санына бәйле. Кеше күбрәк булган саен, районга субсидия дә күбрәк бүленә, – диде ул. 
    – Быелдан 0,1-3 процентлы бик отышлы ставкалар белән авыл ипотекасы программасы эшли башлады, кредитның максималь күләме – 3 млн сум. Әмма бер мәҗбүри шарт бар – торак бары тик авыл җирендә генә сатып алынырга тиеш. Бездә кадрларга кытлык күзәтелә, табиблар кирәк. Алар өчен «Авыл докторы» программасы эшли. Гомумән алганда, яшьләр өчен перспективалар күп, авылда тормыш дәвам итсен өчен, безгә эшкә килегез, – дип чакырды җирлек башлыгы Эльмира Низамиева.
    Илнур Гәрәев эшләүче яшьләргә ярдәм гранты турында сөйләде. Бу грант кысаларында 10 иң яхшы проект сайлап алыначак. Аларның авторларын яисә бер төркем авторларны идея өчен 20 мең сумлык бүләкләү дә каралган. Заявкалар 1 декабрьгә хәтле кабул ителә. Проектның нигезләмәсе әзер, ул тиздән авыл җирлекләренә таратылачак. Һәр проект комиссия тарафыннан каралачак һәм бәяләнәчәк. 

    Сораулар күп

    «Нигә поселокның бар җирендә дә интернет тотмый?», «Мәктәп чараларына барыр өчен нигә автобуслар юк?», «Клуб балалар сәнгать мәктәбе белән ничек хезмәттәшлек итә?» Очрашу барышында болар һәм башка бик күп сораулар яңгырады. Аларның берсе дә җавапсыз калмады. 
    КНИТУ КАИның Яр Чаллы филиалы студенты Айдар Нуруллин конструкторлык белән кызыксынган яшьләргә дә игътибарны арттырырга, алар өчен форум оештырырга дигән тәкъдим белән чыкты. Районда программалы идарә итү станокларында (ЧПУ) эшләргә өйрәнергә теләүчеләр шактый күп. Ел саен WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык дөнья чемпионаты үтә. Анда призлы урын алып, акчалата бүләк тә отарга мөмкин. 
    Очрашу җанлы үтте, поселок яшьләре үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да тулы җавап алды. Мондый чаралар районның барлык җирлекләрендә дә үтәчәк. 

    / Фото район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: