Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сез – иң гүзәл кеше икәнсез...

Көзге айларның иң матур бәйрәме якынлаша – Укытучылар көне!

Дөньяда һәркайсыбызның күңелен кузгата торган вакыйга ул. Чөнки һәркайсыбыз алар каршына килгән, нәни кулларыбызны тотып алар безгә язарга, укырга өйрәткән, тормыштагы беренче авырлыкларны алар белән җиңәргә туры килгән. Үсеп-буйга җиткән егет-кызларны мәктәп ишеге төбеннән алар олы тормыш юлына озатып калганнар. Рәхмәтләрнең иң зурысы аларга. Алар безнең балачакның шаһитлары. Инде үзебез олыгайгач та, безнең уңышларыбыз өчен әле дә чын күңелдән куанучы затлар ул – укытучылар.
Бәйрәм алдыннан без газета укучыларыбыздан яраткан укытучылары турында хатирә-язмалар көтеп калабыз. Күңелләрендә бу изге һөнәр ияләренә тирән рәхмәтләрен йөртүчеләр газетабыз аша аларга эчкерсез котлауларын да җиткерә алалар. Рәхим итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев