Якты юл
  • Рус Тат
  • Сез беләсезме?

    * Иң сәламәт йокы аркага ятканда була. Болай муен һәм арка сызламый, җыерчыклар чыкмый. Янга борылып ятканда кеше гырламый. Табиблар күзлегеннән иң зыянлысы – корсакка яту. Бу умыртка кәкрәюгә, җилкә, арка сызлауга китерә, болай буыннар да ял итми.

    * Планетабызда яшәүчеләрнең яртысының беркайчан да кар күргәннәре юк.
    * Тикшерүләрдән күренгәнчә, мәчеләрнең күбесе сакаллы ирләрне яратмый икән.
    * Дөньяда иң кыйммәтле 125 миллилитрлы шәрабның (1787 елгы Шато Лафит) бер бокалы 52500 доллар торган.
    * Грециянең милли гимны аз да түгел, күп тә түгел – 158 куплеттан тора.
    * Кеше басма битләргә караганда компьютер экраныннан 25 процентка акрынрак укый.
    * 111111111не 111111111гә тапкырласаң, 12345678987654321 саны килеп чыга.
    * Зажигалканы 1823 елда, шырпыга караганда 3 ел иртәрәк уйлап тапканнар.
    * Финляндиядә интернеттан бәйлелек армия хезмәтеннән азат ителү өчен җитди сәбәп булып тора.
    * Күзләрне ачкан килеш төчкереп булмый.
    * Дөньядагы үсемлекләрнең 85 проценты океанга туры килә.
    * Ел саен пластик чүп-чар йотудан миллиардлаган диңгез хайваннары һәм кошлар һәлак була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: