Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәет авылында олы эшкә башлангыч салынды

Адәм баласының соңгы йорты - зират. Аның яныннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген исенә төшерә һәм вафат булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кыла, үзенең кылган гамәлләре турында уйлана.

Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган, аның кабер рәшәткәләре буялган, чәчәкләр утыртылган булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесез.

Республикада, шулай ук, район җирлегендә мәңгелек йортка карата булган игътибар көннән-көн арта бара. Халык тарафыннан да аларны төзекләндерү буенча һәр елны күп эшләр башкарыла. Ел саен бердәмләшеп, яз башында  һәм көзкөне өмәләр ясау гадәте бар. Зиратлар кипкән үләннәрдән, корыган куаклардан чистартыла, яңа коймалар тотуда игелекле кешеләр ядәм итәләр. Бер сүз белән әйткәндә, авылда яшәүче һәр кеше бу эшкә үз өлешен кертергә тырыша. Бу өмәгә дә авылдашлар куп җыелган иде. Читтән кайтучылар да  бихисап булды.

13 нче Октябрь көнне Сәет авылында олы эшкә башлангыч салынды. Әлбәттә, зиратта өмә 14се көнне  дә дәвам итте. Мәңгелек йортларыбыз ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып тора, яшеллеккә күмелеп утыра, шундый күркәм булып калды, башкарган эшләребезгә күңелләребез дә тыныч булып калды.

Сәет авылы клуб мөдире А.Г.Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев