Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Үсеш ноктасы» үзәкләре ачыла

Район мәктәпләрендә «Үсеш ноктасы» үзәкләре булдыру дәвам итә. Быел программага өч мәктәп керә: Круглое Поле, Түбән Суыксу, Новотроицкое мәктәпләрендә химия, биология, физика кабинетлары ремонтлана һәм җиһазлана. 

«Үсеш ноктасы» үзәкләре ачу «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль программасы нигезендә алып барыла. Максаты – авыл мәктәпләренең техник базаларын ныгыту, заманча шартлар тудыру. Аның кысаларында 2019 елда Бәтке һәм Князево мәктәпләрендә цифрлы һәм гуманитар профильдәге үзәкләр ачылган иде. Узган ел Мәләкәс мәктәбендә укыту-тәрбия бирү өчен яңа мөмкинлекләр булдырылды – шахмат, тормыш иминлеге нигезләре, информатика кабинетлары җиһазланды. 
2021 елда «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәкләре Татарстанның 114 мәктәбендә ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев