Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Серле” мәгълүматлар исемлеге арттырыла

1 декабрьдән алып, “серле” тамгасы сугылган мәгълүматлар исемлеге киңәйтелә.

Бу, беренче чиратта, хәрби һәм хәрби техника эшчәнлегенә кагыла торган мәгълүматларга кагыла.  Максатчан рәвештә мондый мәгълүмат җыючы чит ил агенты статусы алу ихтималына ия.


Исемлектә барлыгы 60 пункт күрсәтелгән. Аерым алганда, анда хәрби-сәяси вәзгыятькә кагылышлы аналитика һәм фаразлар; гражданлык һәм территориаль оборона, хәрби объектларның һәм хәрби формированиеләрнең урнашуы һәм саклануы  буенча чаралар турында белешмәләр; оборона максатларында Россия территориясен җиһазлау турында белешмәләр; гражданнарның хәрби хезмәт узуы, гаскәрләрнең мобилизациясе, матди-техник һәм финанс ягыннан тәэмин ителеше, гаскәрләрнең психологик климаты турында мәгълүматлар кертелгән. Шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының шәхси мәгълүматларын искә алу тыела.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев