Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Себер каласында татар бәйрәме

29 июль көнне Тукай районы Төмән шәһәрендә халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуен уздырып кайтты. Ел саен, күркәм бер гадәт буенча, районыбыз Төмәннең үзендә яшәүчеләрне генә түгел, бәйрәм турында ишетеп килгән барча себер халкын татар халкының милли ризыклары, күчтәнәчләре һәм гаҗәеп матур тамаша белән сөендерде. Быелгы Сабантуе былтыргысыннан да купшырак, искиткеч булып үтте.

Сабантуе бәйрәме татар халкының иң матур, күңелле, сый-нигъмәтләргә һәм бүләкләргә бай милли бәйрәмнәребезнең берсе ул. Халык җырлары, дәртле биюләр, һәркемнең күңеленә хуш килерлек мавыктыргыч уеннар һәм ярышлар – битараф калырга мөмкин мени? Шуңа күрә, елдан ел Сабантуеның географиясе киңәя генә. Анда Россиянең яңа өлкәләре, шәһәрләре килеп кушыла, чит илләрдә дә, гомумән, татар халкы яшәгән һәр җирдә милли бәйрәмебез гөрләп, онытылмаслык булып үтә.

Төмән өлкәсе – милләттәшләребез аеруча күп яши торган төбәкләрнең берсе булып санала. Әлеге вакытта биредә 200 меңнән артык татар гомер кичерә. Һәм алар тарафыннан, Сабантуе бәйрәме ел саен зарыгып көтеп алынган иң якын, туганлык хисләрен ныгытучы бәйрәм буларак кабул ителә.

– Шәһәр көнен Сабантуеннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел! – дигән сүзләр еш ишетелде шимбә көнне Төмән шәһәренең Елга аръягы паркында.

Әйе, быел да милли бәйрәмебез Төмән шәһәренең оешуына 437 ел тулган көнне узды. Һәм Тукай районы делигациясе үзен сыннаттырмады. Алар Сабантуена килүчеләрне җырбиюләр, татар халкының тормышын, көнкүрешен чагылдырган ишегаллары белән каршы алды. Чигелгән сөлгеләр белән матурланган сәүдә рәтләре, өстәлләргә җәелган бизәкле ашъяулыклар өстендә авыз суын китеререлек чәк-чәк, өчпочмак, бәлешләр... Милләтебезгә хас кунакчыллыкны менә шулай күрсәттек без! Аннан кала, рухи азык булган татар китапларын, түбәтәй, калфакларны да бик яратып сатып алдылар.

Төмән Сабантуенда Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм аның урынбасарлары, Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин, Төмән шәһәре хакиме Руслан Кухарук катнашты.

Районыбыз башлыгы Фаил Камаев төмәнлеләрне, милләттәшләребезне Сабантуе һәм шәһәр көне белән котлап чыгыш ясады:

– Сабантуе ул татар халкын берләштерүче, горефгадәтләребезне, йолаларыбызны, татар мәдәниятен һәм телен саклап калуда зур әһәмияткә ия милли бәйрәмебез. Алай гына да түгел, кардәш халыкларны үзенә дәшүче, биредә очраштыручы күркәм бәйрәм ул – Сабантуе. Барыбызга да алга таба да шулай дус, тату яшәргә язсын! – дип сәләмләде район башлыгы бәйрәм кунакларын. Шулай ук, Фаил Мисбах улы Татарстанның дөньяда тоткан абруе, алган урыны аерым игътибарга лаек, дип билгеләп үтте, Тукай районы хезмәтчәннәре ирешкән уңышлар турында да горурланып сөйләде.

Эдуард Вафин исә ТРсы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Төмән халкына, Себер татарларына юллаган котлавын ирештерде. Шулай ук үз исеменнән дә ул Сабантуе кунакларына матур теләкләрен әйтте.

Төмән шәһәре хакиме Руслан Кухарук һәм шәһәр Думасы рәисе Евгений Заболотный Сабантуеның күркәм, шәһәр көненең аерылгысыз һәм бик популяр өлешенә әверелеп баруын билгеләп үтте.

– Төмән өлкәсе Татарстан белән бик тыгыз сәүдәикътисадый, фәнни-техник, социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек итә. Сабантуе татар халкының милли бәйрәме булып саналса да, төмәнлеләр өчен дә ул иң яраткан бәйрәмнәрнең берсенә әйләнде, – диде чыгышында Руслан Кухарук.

Төмән Сабантуенда бик күп район үзэшчәннәре дәртле җырбиюләре белән бәйрәмнең бер бизәге булды. Мәйдан читендәге түгәрәкләрдә халык тальян гармунга җырлап-биеп күңел ачты. Сабантуенда бер-бер артлы милли уеннар, ярышлар, узышлар, татарча көрәш башланып китә. Тукай районы осталары тезелгән рәтләрдән дә халык өзелмәде. Монда тимерчелек, чабата үрү хәтта чәк-чәк пешерү буенча да остаханә дәресләре үтте. Шул рәвешле, теләгән кеше үзенә ошаган һөнәрнең нигезенә төшенә алды.

Менә шундый күңелле мохиттә Төмән белән Тукай районы хакимияте арасындагы дуслык, хезмәттәшлек җепләре берберсенә тагын да ныграк беректе.

– Төмән җитәкчеләренең биредә яшәүче халыкларның мәдәниятенә, теленә, бәйрәмнәренә ихтирам белән карый, тәкъдим ителгән инициативаларга һәрвакыт теләктәшлек күрсәтә, – дип билгеләп үтте Фаил Камаев.

Татар рухы белән, бик күңелле, матур һәм онытылмаслык итеп үтте Төмән Сабантуе. Киләсе елга да бергә шулай очрашырга, татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап, милләттәшләребез белән аралашып торырга насыйп итсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев