Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәүдә итү кагыйдәләре

Көзге ярминкәләрнең гөрләгән чагы. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр ял көннәрендә үз товарларын шәһәр кешеләренә тәкъдим итә. Ярминкәдә сату итүнең үз нечкәлекләре бар. Тукай районы ветеринария берләшмәсе башлыгы урынбасары Нияз Сөнгатуллин безгә барын да тәфсилләп аңлатып бирде. 

Авыл хуҗалыгы ярминкәсе – нәрсә соң ул?

Беренчедән, авыл хуҗалыгы ярминкәсе ул сәүдә итүнең башка төрләреннән эчтәлеге белән аерылып тора. Ә асылы аның исеменнән аңлашыла инде. Мондый ярминкәләр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә ярдәм йөзеннән оештырыла. Ярминкәдә үзебезнең илдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе (яшелчә, җиләк-җимеш, ит, сөт, балык продуктлары), ашамлыклар (икмәк, кондитер әйберләре) сатарга рөхсәт ителә. 

Кемнәргә сату итәргә ярый? 

Икенчедән, алар гадәттә сентябрь аенда башлана һәм кыш буе дәвам итә. Сатып алучыларга уңайлы булсын өчен ярминкә шимбә көннәрне оештырыла. Сатучылар өчен урыннар, ветеринария санитария экспертизасы үтү һәм документлар алу түләүле түгел. Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә аерым кешеләр (бакчачылар, шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре), крестьян-фермер хуҗалыклары үзләре үстергән, әзерләгән продукцияне тәкъдим итә ала. 
Ярминкә оештыру белән районның авыл хуҗалыгы һәм икътисад идарәләре шөгыльләнә. Үткәрү вакыты, урыны билгеләнә, авыл җирлекләренә, фермерларга, хуҗалыкларга, шәхси эшмәкәрләргә чакыру-хәбәр җиткерелә. Ярминкә үткән вакытта тәртип булсын өчен сәүдә рәтләре күзәтелеп тора. Ә менә сату итү өчен гариза бирергә кирәк түгел. Иң мөһиме – сатучының тиешле документлары булсын да таләпләр үтәлсен. 
Ярминкәдә тәкъдим ителә торган продукция сыйфатлы һәм куркынычсыз булырга тиеш. Шулай ук электрон ветеринария документлары булу шарт. 
Сату итү урыннары, товар киштәләре санитария таләпләренә җавап бирерлек итеп көйләнә. Сатучы да алъяпкычын, җиңсәсен киеп куя, аның санитар кенәгәсе тәртиптә була. 

Сату кагыйдәләре

Ярминкәдә сатыла торган барлык продукция ветеринария-санитария таләпләренә җавап бирергә тиеш. Продукция генә түгел, сату итү урыны да. Ярминкәдә иң мөһиме – чисталык. Ит асылмада алып киленә. Йомыркаларның кабыгы чиста булырга тиеш. Сөтне яңа, капкачланган шешәләргә тутырып яки ябык кисмәктә алып килеп краннан агызып сату гына рөхсәт ителә. Сатып алучыларга күренеп торырлык итеп, сөтне кайнатып эчәргә кирәклеген искәртә торган элмә такта урнаштырырга кирәк. Тиз бозыла торган продуктларны ярминкәдә сату өчен бөтенләй дә алып чыгарга ярамый. Ветеринария документлары булмаган азык-төлек продуктлары да ярминкәдә сатыла алмый. Товарларны ярминкә уза торган урынга алып барганда шулай ук санитария кагыйдәләре үтәлергә тиеш. 
 
Сатучының документлары турында 

Ярминкәдә эшләүченең үзе белән шәхси паспорты һәм авыл җирлегеннән алган белешмәсе була. Продукциянең сыйфатын раслаучы документларга аерым игътибар бирергә кирәк. Әйтик, шул ук электрон ветеринария документларына. Мисал өчен, бал сатучы ярминкәгә умарталык паспорты белән килә. Ә бал һәм умартачылык продуктлары сыйфат һәм куркынычсызлык күрсәткечләренә аерым өстәмә тикшерү дә уза әле. 
Ә гомумән, 2018 елның 1 июленнән терлек, кош-корт асрау, умарта тоту өчен электрон теркәлү тәртибе кертелде. Шәхси ярдәмче хуҗалыгында мал, тавык, каз-үрдәк, умарта асрарга ниятләгән һәм сатып алырга җыенган кеше «Меркурий» федераль дәүләт мәгълүмати үзәгендә исәпкә куела. Моның өчен Тукай районы ветеринария берләшмәсенә яки участок ветеринария табибына мөрәҗәгать итәсе. Аннары авыл җирлеге башкарма комитетында исәпкә басасы. Хуҗалыкка малларны алып кайткач, ветеринария табибын чакырырга кирәк. Ул, хайваннарны карап, электрон ветеринария документы әзерли. Чалынасы мал сугым пунктында да тикшерелә. Ә сатуга алып чыгар алдыннан продукциягә Тукай районы ветеринария берләшмәсе лабораториясендә экспертиза үткәрелә. Шуннан соң, ягъни электрон ветеринария-санитария документы алгач, авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек товарлары ярминкәгә сатуга чыгарыла ала. 
Менә шушы кагыйдәләр үтәлгәндә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре яхшы сыйфатлы азык-төлек сатып ала торган урын була да инде. 

/ Фото Тукай районы ветеринария берләшмәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев