Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сайлау көнендә күргәзмә

Иштирәк авылының 2635нче сайлау участогында 478 тавыш бирүче теркәлгән. Участок мәдәният йортында урнашкан. Фойеда классик музыка яңгырап торды, биредә картиналар күргәзмәсе эшләде.

Картиналарның авторы тумышы белән шушы авылдан Вәгыйз Сәйфетдинов. Һөнәре буенча ул табиб, ә туган якны өйрәнү күңеле кушкан эш. Ул Түбән Кама шәһәрендә яши, Иштирәктә үз йортында тарихи музей булдырган. Шулай ук ул авыл тарихы турындагы китап авторы да. Картиналар иҗат итү аның өстәмә бер шөгыле. «Мин профессионал түгел, үзем, дусларым өчен ясыйм. Бу минем тәүге күргәзмәм. Авылдашларыма үз эшләремне күрсәтергә булдым», – дип тәэсирләре белән бүлеште ул.  Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина әйтүенчә, авылдашлары Вәгыйз Сәйфетдинов картиналарын бик кызыксынып караган. «Күргәзмә сайлаулар вакытына туры килде. Кешеләр участокка килгәндә картиналарны да күреп, сокланып китә. Кайбер эшләрдә безнең авыл сурәтләнгән», – дип сөйләде ул.

Шушы ук участокка сайлауга килгән тагын бер фотогероебыз Айрат Закиров. Ул Түбән Кама шәһәрендә эшли. «Иштирәк туган авылым. Сайлауга һәрвакыт барам, чөнки моны һәркем өчен мөһим гамәл дип саныйм. Без барыбыз да илебезнең имин, яшәешебезнең тотрыклы булуын телибез. Алга таба да республикабыз үссен», – ди райондашыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев