Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шау чәчәктә булсын бакчабыз

Үткән атнада Шилнәбаш авылы мәктәбе музеенда махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган экспозицяне ачу, «Хәтер бакчасы» акциясенә бәйле тантаналы митинг үтте.

Көндезге уникенче яртыга Шилнәбаш урта мәктәбенең төп бинасына халык агыла башлады. Бу махсус хәрби операциядә һәлак булган ир-егетләрнең якыннары, туганнары, район хакимияте, төрле оешма җитәкчеләре, авыл халкы иде.

– Хәерле көн, хөрмәтле шилнәбашлылар, батыр сугышчыларыбызның әти-әниләре, якыннары. Бүген без әлеге авыл мәктәбе музеенда махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган экспозицияне ачуга җыелдык. Шилнәбаш авыл җирлеге – махсус хәрби операция зонасына хәрби бурычларын үтәргә күпләп ир-егетләрен җибәргән җирлекләрнең берсе. Кызганычка каршы, нәкъ шушы җирлеккә югалтуларның да шактые туры килде. Әлеге батырларыбызның хәтерен мәңгеләштерү максатыннан Шилнәбаш мәктәбе, активистлар, әти-әниләр инициативасы белән музейда махсус почмак булдыру тәкъдимен күтәреп чыкты. Аларга, оештыручыларга, әлеге эшне башкарган һәммә кешегә рәхмәт әйтәсе килә. Егетләребез турындагы хәтер шул рәвешле мәңгелештерелеп, тарих булып буынннан буынга күчәчәк, – дип музейдагы тантананы ачып җибәрде Тукай муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров.

Аннары, Рөстәм Илдус улы хәрби операциядә ике улын югалткан Глафира Шамукаева белән бергә ал лентаны кисеп, экспозицияне ачып җибәрде. Кунаклар, музей эченә узып, махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә багышланган почмактагы экспонатлар белән танышырга ашыкты. Экспозиция турында аларга 5 сыйныфның класс җитәкчесе, тәрбия эшләре буенча мәктәп директоры киңәшчесе Екатерина Червякова сөйләде. Ул җитәкләгән сыйныф укучыларының әти-әниләр комитеты 2023-2024 уку елында «Тату сыйныф серләре» дип исемләнгән, республикакүләм атааналар комитетлары бәйгесендә мәктәп музеенда махсус хәрби операциядә һәлак булучыларга багышланган бүлекне булдыру проектын яклап чыккан. Аларның тырышлыгы һәм һәлак булган егетләрнең якыннары тапшырган экспонатлар, фотосурәтләр ярдәмендә экспозициягә менә шул рәвешле тормыш бирелде. Екатерина Евгеньевна сөйләгән чакта бирегә килүчеләрнең генә түгел, аның үзенең күзләреннән дә яшьләр тамды. Чөнки биредә күңел кылларын тибрәндрегеч мохит хөкем сөрә, һәр сүз йөрәккә үтеп керә иде.

– Без н е ң өчен балаларыбызны югалту мәңгелек йөрәк ярасы ул. Искә төшергән саен күзләрне яшь калмап ала, хәсрәтебез бер дә кимеми. Авылдашларыбызның, җирле һәм район җитәкчелегенең безне онытмаулары, ярдәм итәргә тырышулары көннәребезне бераз җиңеләйтә, рәхмәт аларга. Музейда улларыбызга, якын кешеләребезгә багышланып ачылган әлеге почмак безгә бик тә кадерле, – дип әйтте тантанада Глафира Шамукаева.

Экспозицияне ачу тантанасыннан соң һәммәсе дә Шилнәбашның яңа башлангыч мәктәп бинасы алдындагы мәйданчыкка юл алды. Биредә «Хәтер бакчасы» акциясенә багышланган тантаналы митинг үтте.

Митингны һәрвакыттагыча Тукай муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Закиров ачты. Дәүләт гимннары яңгыраганнан соң, һәлак булган хәрбиләрнең якыннары, мәктәп укучылары, кунаклар алдында Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссары Дамир Вәлиев чыгыш ясады:

– Иң беренче чиратта батыр ил уллары турындагы хәтерне саклаучы, яшь буынга патриотик тәрбия бирүче мәктәп коллективына, битараф булмаган бар кешегә дә чиксез рәхмәтләрне җиткерәсем килә. Илебезне сакларга дип бердәм сафка баскан ир-егетләребезнең байтагы кызганычка каршы, хәрби бурычларын үтәгән чакта һәлак булып, ил тынычлыгы өчен иң кыйммәт бәяне түләде. «Хәтер бакчасы» акциясе батырларыбызның хәтерен мәңгеләштерүче ил күләмендәге күркәм чараларның берсе. Һәм әлеге бакчаның мәктәп территориясендә булуы, аның шул исәптән укучылар кулы белән утыртылуы да бик яхшы. Һәр яз саен әлеге бакча шау чәчәкккә күмелеп, батырларыбызның төсе булып яшәсен. Аннары, улларын, ирләрен, бертуганнарын югалткан әти-әниләргә, хатын-кызларга, туганнарга сабырлык, рух ныклыгы телисе килә. Без һәрвакыт яныгызда булып, сезгә ярдәм итәргә тырышырбыз, – диде ул.

Аның сүзләренә «Кама аръягы бакчалары» төбәк җәмәгать оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков та кушылды. Ул бакчада утыртылачак агач үсентеләре турында сөйләде, матур, күңелгә үтеп керүче теләкләр әйтте.

Һәлак булган солдатлар хәтеренә багышланган бер минут тынлыктан соң, һәммәсен дә мәктәп территориясендәге «Дан аллеясы»на, агач утыртуга чакырдылар. Көрәкләр, чиләкләр тоткан чыгарылыш сыйныфы укучылары, һәлак булган хәрбиләрнең якыннары һәм кунаклар, җитәкчеләр бергәләшеп алмагач, чыршы агачлары утырты, аларга су сипте. Агачларның һәркайсына хәрбиләрнең исемнәре язылган исем такталары эленде.

Менә шундый матур да, шул ук вакытта моңсу нотада тәмамланды әлеге чара. Утыртылган алмагачлар, чыршылар яз, җәй, көз эчендә ныгып, явыз кыш салкыннары аша узгач та, шау чәчәккә күмелеп исәннәрне сәламләр. Яшел ылыс төсе, татлы чәчәк исе дә солдат ата-аналарының, якыннарының яралы йөрәгенә шифа салыр, Аллаһ боерса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев