Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сату рәтләре гөрләп торды

Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды. Алар өч урында – «ГЭС бистәсендәге «Төзүчеләр» стадионы каршындагы мәйданчыкта, Яңа шәһәрдә Ипподром территориясендә һәм «Южный» агросәнәгать паркында үткәрелә. Узган шимбәдә, 19 сентябрь көнне, тукайлылар да үзләре җитештергән продуктларны шәһәр сатып алучыларына тәкъдим итте.

Тукай районы җитеш-терүчеләре «Төзүчеләр» стадионы каршындагы мәйданчыкта сату итте. Анда шәхси ярдәмчел хуҗалыклардан, крестьян-фермер хуҗалыкларыннан һәм эре авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән, авыл җирлекләреннән барысы 34 машина килгән иде. Авыл эшмәкәрләре сыер, дуңгыз, кош ите, йомырка, сөт продуктлары, бәрәңге, кишер, аш чөгендере, суган, кәбестә кебек яшелчәләр, ярмалар белән сату итте. «Гигант» һәм «Тукай азык-төлек корпорациясе» бөртек алып килгән иде. «Авыл икмәге» кооперативы икмәк эшләнмәләре сатты. Ул көнне барысы 1 млн 970 мең сумлык товар сатылды.
Шәһәр халкы хәзер ГЭС бистәсендәге әлеге сәүдә мәйданчыгына күнегеп бетте. Ярминкәләр башлануга гына карамастан, халык бирегә шактый күп килде. Әлбәттә инде, сатучылар барлык санитария таләпләрен үтәп, битлекләр һәм перчаткалар киеп сәүдә итте.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быел да һәр төр товарга үз бәяләрен тәкъдим итте. Әйтик, кош итенең килограммына бәя 120 сум, сыер итенә – 290-340 сум, дуңгыз итенә – 220 сум, йомыркага – 55-60 сум, сөтнең литрына – 30 сум, 72,5 процентлы ак майга һәм каты сырга – 350шәр сум, бәрәңгенең килограммына 12 сум, чөгендергә һәм кәбестәгә – 10ышар сум, суганга – 18 сум, бодайга – 10 сум, тары, солы, арышка 8әр сум дип билгеләнгән. Җитештерүчеләр әлеге бәяләрне сакларга тырышты. 
Бу юлы ярминкәдә Әҗмәкәй, Түбән Суыксу һәм Мусабай-Завод авыл җирлекләре катнашты. Алар шәһәрлеләргә товар гына түгел, концерт номерлары да алып килгән иде. Шулай ук район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре үзләренең матур һәм эчтәлекле чыгышлары белән сатып алучыларның күңелен күрде. 
Гомумән алганда, ул көнне сату рәтләре гөрләп торды. Халык, шулай итеп, кышлык запасны әзерли башлады. Ярминкәләр алга таба да дәвам итә. Аларны 26 декабрьгә кадәр һәр атнаны үткәрү планлаштырыла. 

/ Дания Сәгыйдуллина фотосы.
/ Резидә Мәхмүтова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев