Сарымсакны дөрес куллана беләсезме?
Сарымсак – грипп һәм респиратор вирус инфекцияләренә каршы торучы көчле чара. Ә сез аны дөрес куллана беләсезме?
Иммунитетны ныгыту өчен сарымсакны, дару кебек, көненә өч тырнак кулланалар. Кабул итү вакыты чикләнмәгән. Иртән, көндез, кичен дә ярый. Дару төймәсе кебек, бер тырнак сарымсакны су белән йотып җибәрәләр. Сарымсакны чәйнәргә дә була, ул авыз куышлыгы һәм казналар өчен дә файдалы. Организмга кергән инфекция үз юлында шунда ук туктап кала.
Әгәр моңарчы сарымсак ашамаган булсагыз, аны рационга аз-азлап кертәләр. Әйтик, чөгендер һәм кишер салатын сарымсак кушып ясагыз, чөнки әлеге яшелчәләр дә иммунитетны ныгыта.
Әгәр инде салкын тидергән булсагыз, сарымсак кыйммәт даруларны алыштыра ала. Ул авыруның вакытын кыскарта һәм савыгу процессын тизләтә. Авыру кеше янына вакланган сарымсак куегыз. Аның пары авыруга гына түгел, гаиләнең башка әгъзаларына да файдалы.
Авыруның кискен чорында сарымсаклы чәй ярдәм итә. Аны әзерләү бик җиңел: 1 тырнак сарымсакны төеп, 5 минут “ял иттерергә” дә, 200 грамм кайнаган су коеп, 5-7 минут төнәтергә. Әлеге чәйне берьюлы эчеп бетерергә кирәк. Исе һәм тәме ягыннан аерылып торса да, файдасы күп.
Сарымсакны туңмайга кушып (1 чәй калагы туңмайга 3 тырнак вакланган сарымсак), шуның белән аяк табанын ышкырга, полиэтилен капчык белән урап, йон оекбаш киеп куярга кирәк.
Салкын тиюнең һәр чорында сарымсаклы дәвалануны туктатмагыз. Вакланган сарымсакны кефир яисә оеган сөткә дә кушып эчәргә була. Әлеге состав, шулай ук, эчәк флорасын чистарта.
Әгәр тән температурасы 37,3 градустан күтәрелмәсә, сарымсакны бал һәм кагор шәрабы белән дә кулланалар. Югары температура вакытында спиртлы эчемлек рөхсәт ителми, чөнки ул йөрәк көчәнешен арттыра.
Бер тырнак сарымсакны бераз су белән йотыгыз да артыннан 50 грамм кагорга 1 чәй калагы бал кушып эчегез. Нәтиҗәдә, тән җылына, авыру тирли башлый, салкын тию билгеләре чигенә.
Фото: coream.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев