Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салымнар җыяр вакыт

Хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә финанс-бюджет палатасы рәисе Ләйсән Хуҗагалиева салымнар буенча бурычлар турында сөйләде. Милек салымнары буенча бурыч 47061 мең сум тәшкил итә (җир салымы – 12156 мең сум, физик затлардан милеккә салым – 5969 мең сум, транспорт салымы – 28936 мең сум).

Үзара салым акчаларын җыю да ныклы контрольдә. Әлегә бу эштә Борды, Калмия һәм Мусабай Завод авыл җирлекләре алда бара. Районның баш финансисты әлеге компанияне февраль ахырына кадәр төгәлләргә кирәклеген искәртте. Мондый кыска вакыт документ әйләнеше регламенты белән бәйле, ягъни дәүләт субсидиясен рәсмиләштерергә күп вакыт китә. Исегезгә төшерәбез, җыелган һәрбер 1 сумга Татарстан Республикасы хөкүмәте 4 сум өстәп кайтара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев