Салым инспекциясендә ачык ишекләр көне үтә
Салым хезмәте 9, 10, ноябрьләрдә физик затлар өчен ачык ишекләр көне үткәрә. Салым түләүчеләр 9 ноябрьдә, җомга көнне, иртәнге сәгать 9дан кичке 6га кадәр, 10 ноябрьдә, шимбә көнне, иртәнге сәгать 10нан көндезге 3кә кадәр үз сораулары белән инспекцияләргә мөрәҗәгать итә алалар.
Белгечләр салымнарны кем, нинди срокларда түләргә тиешлеге, муниципаль берәмлекләрдә нинди ставкалар билгеләнүе, нинди ташламалар булуы хакында аңлатачаклар. Теләүчеләр «Физик затларның шәхси кабинеты» аша теркәлә дә ала. Кабул итүгә килгәндә шәхесне раслаучы документ булу мәҗбүри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев