Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саклыйм дип югалткан

Узган атнада район хокук сакчылары тагын бер мошенниклык очрагын теркәгән.

Яр Чаллыда яшәүче 28 яшьлек хатын-кызга үзен «Альфа-банк»ның куркынычсызлыкны тәэмин итү хезмәткәре дип, билгесез зат шалтырата. Ул әлеге хатын-кызга банк картагызга чит кеше үтеп кергән, шуңа күрә акчагызны югалтмас өчен икенче счетка күчереп торырга кирәк, ди. Беркатлы хатын-кыз ышана, шалтыратучы кушканча эшли һәм картадагы акчаларыннан колак кага. Әлеге факт буенча сораштыру вакытында ул мондый очраклардан саклану максатында полиция хезмәткәрләренең үзе белән профилактик эш үткәргәнен дә әйтә. Ләкин ни өчен шулай эшләгән – аңлата алмый. 
Гомумән, атна барышында, район эчке эшләр бүлегенең дежур частена барысы 121 хәбәр алынган. 7 очрак буенча җинаять эше кузгатылган. Алар арасында Бәтке авылыннан «ИЖ-ОДА» автомобилен урлау факты бар. Бу гамәлдә Круглое Поледа яшәүче 20 яшьлек егет гаепләнә. Шушы ук поселоктан 31 яшьлек ир-ат ясалма пистолеттан утлы корал ясаган. Бордыдан 37 яшьлек ир-ат исерек килеш һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев