Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сагындырып искә төшәләр

1976 елның 28 августында «Якты юл» («Светлый путь»)ның беренче саны чыкты.

“Якты юл”(«Светлый путь») газетасы ветераннары тагын җыелдык әле. Хикмәт шунда, газетабызның беренче саны чыкканга 47 ел гомер үткән. Үзе бер кеше гомере. Ә менә ул көн бүгенгедәй истә әле. Редакциябезгә ГЭС бистәсендә биш катлы йортның беренче катында 8 бүлмә бирделәр. Кемнәрдер ташлап, күчеп киткән ул бүлмәләрне җыештырулар, тегеннән-моннан мебель юнәтеп, аларны җыйдык. Бер үк вакытта газетага материаллар әзерләү, шул арада вакыт табып, бер гаиләдәй гөрләшеп чәй эчеп алулар — онытырлыкмы соң!

Чулман буе төбәгендә саф татар телендә чыгачак “Якты юл” (“Светлый путь”) газетасына редактор итеп партия өлкә комитеты Татарстан радиосының үз хәбәрчесе булып эшләгән Дамир Вагыйзовны тәкъдим итте. Коллектив тупланды, алга Тукай районы тормышын бар яклап газетада яктыртып бару бурычы куелды. Әле еллары нинди иде бит, илдә күпме үзгәрешләр булды — система тамырдан үзгәрде. Ә газета ул чорда мөхәрриребезнең зирәк җитәкчелегендә, уңга-сулга тайпылмыйча, районыбызның иҗтимагый-сәяси тормышын яктыртып барды, чын хакыйкатьне исбатлап яшәүче трибун булды. Дамир Харрасович тирән белемле, гаҗәеп тыйнак, шул ук вакытта таләпчән мөхәррир иде. Күпме яшь журналистларны каләм осталыгына өйрәтте. Сүз, үгет белән түгел,язу осталыгы, язмаларындагы фикер тирәнлеге белән. Икътисадыйсәяси темаларны газета битендә иң чарланган белгечләр дә телтеш тидермәслек итеп күтәрә белә иде ул. Беренче санны әзерләгәндә барыбызны да җыеп алды да: ”Беренче белен төерле булырга тиеш түгел. Газетаны үзенчәлекле, укучы күңелен җәлеп итәрлек итеп эшләргә кирәк. Акыллы газета гына тирәсенә авыл хәбәрчеләрен,укучыларны туплый ала. Ике көннән соң тәкъдимнәрегезне, сезнең фикерләрне көтәм”, – диде. Хәтер дә ул ике көн, бәхәсләр дә, сүз көрәштерүләр дә күп булды. Ниһаять, беренче санны көтеп алдык. Дамир Харрасович, газетаны алып, партиянең шәһәр комитетына китте. Киңәшмә көне иде анда. Кем әйтмешли, бик тәмле күчтәнәч белән әтиләрен көткән балалар сыман, мөхәрриребезнең кайтуын көтәбез. Кул эшкә бармый, ары-бире йөрешеп торабыз. Дамир Харрасович ишектән кайтып керүгә анын шатлык иңгән йөзеннән, нур чәчеп торган күзләреннән аңладык. ”Газетаң әйбәт чыккан,молодец” диде Рәис Кыямович Беляев, өстемнән авыр йөк төш кәндәй булды. Димәк, алда зур бурычлар тора, каләмнәрне чарлыйк”-, диде ул безгә балаларына нәсихәт биргәндәй.

Бурычларны куя белә иде җитәкчебез. Газета ул елларда чын иҗат учагына әверелде. Чаллыда барган зур төзелешләргә төрле яклардан халык агыла башлады. Шуңа күрә газетабыз,русчага тәрҗемә ителеп,ике телдә чыга иде. ”Светлый путь” газетасында көчле тәрҗемәчеләр эшләде. Әлфия Сөнгатуллина ике телгә дә оста тәрҗемә итүе белән сокландыра иде. Газетаның редакторы тирән белемле филолог Мәнүсә Гыйльманова таләпчән, иҗади карашлы җитәкче иде. Гомумән, исеме җисеменә туры килгәнгәме, мөхәррирләрдән бәхете булды газетаның. Дамир Харрасович лаеклы ялга киткәч, аңа алмашка шәһәр газетасында эшләгән тәҗрибәле журналист Халидә Гумерова килде. Талантлы каләм остасы, тынгысыз холыклы Халидә Барыевна эшебезгә яңа сулыш өрде. Газетаны бизәүдән башлап, көндәлек эшне оештыруга кадәр байтак яңалык кертте.

Чаллыдагы зур төзелешләргә килүчеләр арасында, билгеле инде, иҗат кешеләре дә бар иде. Кадыйр Сибгатуллин, Эдуард Касыймов, Фаяз Дунай, Ямаш Игәнәй, Равил Вәлиев (ул газетада эшли башлады) редакциядә еш булалар, газетаны төрле әзерлектәге укучылар яратып кабул итәрлек кимәлгә күтәрү өчен акыллы киңәшләрен бирәләр иде. Газетабызның ул елларда төрле әһәмиятле даталарда, иҗади конкурсларда күп санлы дипломнар, мактау хатлары белән бүләкләнүе уртак иҗади хезмәттәшлек нәтиҗәсе дә.

Сүз башым бит әле Шүрәле дигәндәй, бу очрашуыбызда максатыбыз газетабызның район тормышында тоткан урыныннан, иҗат юлыннан да бигрәк, иңне-иңгә куеп эшләгән коллегаларыбызны сагынып искә алу иде. Без бит каләмдәшләр генә түгел идек. Биредә эшләгәндә балалар үстердек, Яңа елларны балалар белән бергә редакциядә каршылый идек, бер-беребезне иҗади баеттык. Ул гына да түгел, яшәдек, тормыш иттек. Без үткен каләмле, тату, сугышчан бербөтен коллектив идек. Кызганыч, бүген күпләребез арабызда юк инде. Бигрәк тә шуларны рәхмәт һәм сагыну хисләре белән искә алдык. Гамир Гайфетдинов беренче көннәрдән үк авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкләде. Аның бер кызыклы гадәте бар иде: газетага мәкаләне авылдан кайтып керүгә, кем әйтмешли,кайнар килеш язарга кирәк бит. Гамиребез пинжәген дә салмый язарга утыра. Аңа бу вакытта сорау бирергә ярамый. Мәкаләсен башлый алмый интегә торган гадәте бар— яза башлый да кәгазен бөтереп идәнгә ыргыта. Тәрҗемәчегә дә тиз кирәк бит, бераздан керсә, ул тынычлап яза башлаган, ә идән кәгаз “шар”лар белән тулган. Бик матур шигырьләр дә яза иде Гамир. Күп еллар Чаллы халык театрында уйнады. Шәһәрдә милли күтәрелеш башлангач, яшь журналист Ирек Диндаров белән бездән китеп, шәһәр радиосын башлап җибәрделәр. Шагыйрь Хәниф Хөсулинны ничек искә алмыйсың? Шәп яза, кызыклы темаларны күтәрә иде. Бер мәлне төрле транспорт туры китереп, авылларга йөри башлады. Сорагач, серен чишми. Баксаң, авылларда җәмәгать биналарына, авыл башына авыл исеме язып эленгән алтакталардагы хәреф хаталарын “чүпләп” йөри икән. Телебезне наданга әйләндерә торган җитәкчеләрне тәнкыйтьләп “Ә” хәрефе кая киткән?”дигән бик үткен телле мәкалә язып чыкты. Хәтердә калган:байтак кына фикер алышу барды. Бу асыл егетләребез өчесе дә якты дөньяда юк инде. Яратып, сагынып искә алдык, рухлары шат булсын.

Сүз уңаенда әйтеп китим әле,безнең газетада канатларын ныгыткан, Ленинград партия мәктәбен тәмамлап кайткан Рахман Шафигуллин – шәһәр телерадио компаниесенең генераль директоры, ә 23 ел гомерен газетага багышлаган Рәзинә Насыйбуллина аның урынбасары булып китте. Эш күләме — бүтән,иҗат кыры киң. Университет тәмамлап кайтып, безгә эшкә кайткан Гөлшат Харисова газетада яшьләр темасын алып барды. Аннары аны район комсомол комитетына эшкә чакырыдылар. Ул исә каләменә тугры булып калды — байтак еллар “Мәйдан” журналында эшләде. Бер үк елда белгеч дипломы алып кайткан яшь журналистлар Рәис Кәримов белән Наил Хәбибуллин да безнең редакциядә чыныгу алып, башка җаваплы эшләргә күчтеләр.Ташлап киттеләр дип үпкәләмәдек, безнең янәшебездә үстеләр бит дип сөендек. Шөкер, шактый абруй казанган газетабызга талантлы, иҗатка хирыс яшьләр килә торды. Мәктәптән үк редакция белән элемтәдә торган, редакция каршында эшләгән хәбәрчеләр мәктәбенә йөргән, каләмнәре өметле яшьләр Лилия Хәмидуллина белән Инзилә Шәмсетдинованы (Әхмәтгәрәева) без үз балаларыбыздай кабул иттек. Лилия яңадан “Күңел” радиосында эшләде, ә Инзилә 20 ел гомерен газетага багышлады. 10 ел “Якты юл”ның редакторы булды.

Хак әйтәләр, картайгач кеше узганнарда яши икән.Без дә,”Хәләл” кафесында шәкертебез Лилия әзерләткән чәй өстәле янында истәлекләрне барладык, ашкынып иҗат иткән бәхетле көннәргә кайтып килдек, мәрхүм каләмдәшлеребезне бер күз яшьләрен сөртеп, бер көлешеп сагынып искә алдык. Газетаның җаваплы сәркәтибе Флера Сәйфетдинованы, үзе ишетмәгәндә, “хәреф корты” дия идек. Газетада хәреф хатасы чыгу, тыныш билгесе дөрес куелмау анын өчен гадәттән тыш хәл иде. Ә язмаңда җөмләң бик үк төзек булмаса, төзәтеп яз, дип өстәлеңә кертеп куярга да күп сорамый иде. Искиткеч чиста күңелле, тирән белемле зат иде. Корректорларыбыз Хава Биктимерова белән Хаҗәр Ганиеваларны ничек сагынмыйсың? Икесе дә элеккеге татар теле укытучылары.Бездән өлкәнрәкләр, безне балаларыдай күрделәр, акыллы киңәшләрен бирәләр иде. Алар турында “иде” дип язуы да авыр. Мәрхүмнәребезгә карата күңелләребездә зур хөрмәт, рәхмәт хисләре яши...

Әйтергә генә ансат, газета быз - ның беренче саны чыкканга кырык җиде ел! Өл кән буынга алмашка талантлы, кыю,заман сулышын тоя бе лүче яшь журналистлар килде. Димәк, «Якты юл» ның иҗат мәктәбе ныклы нигезле булган, киләчәктә барыр юлы да якты булсын.

Заһидә Нәбиуллина, ветеран-журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев