Сәгыйтовлар гаиләсенә торак алу өчен сертификат тапшырдылар
Сертификат ике проект кысаларында эшли.
Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев Сәмәкәй авыл җирлегендә яшәүче Сәгыйтовлар гаиләсенә торак алу өчен сертификат тапшырды.
Әлеге сертификат «РФ гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» федераль программасы кысаларында, шулай ук «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү»төбәк проекты кысаларында бирелде.
Без Сәгыйтовлар гаиләсен бу мөһим вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз! Күп балалы яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту мөмкинлеге алуын күрү бик күңелле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев