Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Хәтер көне” үткәрдек

Безнең Сәет авылында бик матур бер гадәт бар, көзге көннәрнең берсендә, авыл халкы җыелып “Хәтер көне” үткәрәбез. бу көнне авылга республикабызның төрле төбәкләрендә яшәүче авылдашлар да бик күп кайта.

Быелда шулай булды, иртән-иртүк авылдашлар башта мәңгелек йортыбыз зиаратка кереп, үзләренең әти-әниләре, туган тумачалары, әби-бабаларының каберләрен чистартып, дога кылып кайттылар. Туганнары булмаган яки ниндидер сәбәпләр аркасында туганнары кайта алмаганның мәрхүмнәрен дә искә алу гадәте яши бездә.

Шулай итеп мәңгелек йорттагыларның хәлләрен белгәннән соң, ирегетләребез билгеләнгән вакытка мәчетебезгә кереп, сафларга тезелешеп намаз укыдылар аннан әрвахлар рухына догалар кылдылар. Шул арада хатын кызлар мул табын әзерләп аларны көтеп тордылар. Башка елларда без табынны да мәчет ишек алдында әзерли идек, ә быел көн салкынча булу сәбәпле, клубка көйләдек. Иртәдән үк килеп егетләребез корбан итеннән пылау пешерделәр. Өстәлләр көйләнеп бетүгә мәчеттәге ир-егетләр дә, авылыбызның өлкән хатын-кызлары, яшьләр дә барлык халык табын артына утырышты.

Гадәттәгечә сүзне иң беренче кадерле кунагыбыз Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы алды. Чөнки бу бәйрәм мөннан 4-5 ел элек беренче тапкыр аның тәкдиме белән башланып киткән иде. Шкннан бирле мондый очрашулар безнең авыл өчен генә хас булган матур гәдәткә әйләнде. Васил Габделгаяз улы : “Бу көнне авылга өлкән буын кешеләре генә түгел, ә бәлки барча кайткан кешеләрнең балалары да кайтсыннар иде. Авылның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән алар да кызыксыннар. Буыннар арасындагы чылбыр өзелмәсен иде,” дигән фикерен җиткерде. Бик җылы һәм истәлекле чара булды бу. Чөнки бу чарага ямле җәй көнендә Сабантуй бәйрәменә дә кайта алмаган өлкән буын вакилләре кайта. Бик күптәннән очрашмаган авылдашлар белән очрашып иркенләп сөйләшеп утыру үзе бер гомер.

Мәҗлестән халкның бик озак тараласы килмәде. Чөнки дуслар –туганнар сагынышканнар. Ә бит безнең Сәет авылы бик бәләкәй һәм анда барлыгы элек өч дүрт кенә нәсел яшәгән. Монда яшәүчеләр бер-берсе белән күптән туганлашып беткәннәр. Аллаһ боерса шушы матур гадәтебез озак еллар сакланыр, насыйп итсә киләсе елга да очрашырбыз, дигән теләктә ир- егетләребез кабат мәчеткә намаз укырга юнәлделәр.

Айсылу Габдрахманова, Сәет авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев