Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәет авылы кызлары яулык чигә

Кечкенә Сәет авылында яшәүчеләр махсус хәрби операция зонасындагы якташларга ярдәм күрсәтү буенча зур эш оештырганнар.

Без активистларның берсе, пенсионер Гөлсинә Гәрәйшина белән сөйләштек.

– Беренче эш итеп без окоп шәмнәре ясарга булдык. Әлеге хезмәтнең бөтен башкару тәртибен өйрәнгәннән соң, парафин сатып алдык. Әмма бу каты матдәне бүлү безгә, өлкәннәргә, мөмкин түгел иде. Ярдәмгә ирләр килде. Күптән түгел генә 78 яшен тутырган Фәрит Гәрәйшин үзенә хас булган җитезлек һәм осталык белән парафинның зур кисәкләрен балта белән ватып бирде. Ә Әбүзәр Габдрахманов пычкы алып килде, аның белән эш тагын да тизрәк барды. Безгә ярдәм кирәклеген белгәч, аның Чаллыдан Равил исемле туганы да кайтып булышты. Уртак тырышлык белән без 730 шәм ясадык, алар хәзер махсус хәрби операция уздыру зонасында бик кирәк.

Безнең кул эшләре осталары игелекле кешеләр, алар алтын куллары белән 70 пар оекбаш һәм сугышчыларыбыз өчен бармакчалар бәйләделәр. Һәрбер әйбергә тизрәк җиңү теләген белдергән хатлар салдылар. Безнең уңган кызларыбыз Нәфисә, Валентина, Раушания һәм Айсылу эшли алмаган эш юк икән, дип сөендек. Хәзер хатын-кызларыбыз кулъяулыклар чигү белән мәшгульләр. Алар безнең егетләребез якташларның кайгыртуын һәм яратуын тойсыннар, иманнарын ныгытсыннар, бу бүләкләр көч бирсен, – диде Гөлсинә Фәрраховна.

Ул тагы махсус хәрби операция зонасында улы Илгизнең хезмәт итүен хәбәр итте:

- Киләсе елга аңа 50 яшь тула, ул дүрт бала атасы. Хезмәте буенча пенсиягә чыкканчы хокук тәртибе органнарында эшләгән иде. Улымны беренче көннәрдә үк мобилизациялиләр, отпускка кайтып китте, туган җирдән килгән ярдәм сугышчыларның кәефен күтәрү өчен кирәк һәм мөһим, ә шәмнәр җирле йортларны гына түгел, ә иң элек солдатларның җаннарын да җылыта, диде улым.

Менә шулай дус һәм актив Сәет халкы. Ярдәмнәре Җиңү яуларга булышсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев