Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабыйларны куандырдылар

Районда тагын бер мөhим социаль объект капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты. Ул Татарстан поселогына караган Кнәз авыл җирлегендәге «Лебедушка» балалар бакчасы.

Бакчаны төзекләндерүне В.Шашин исемендәге «Татнефть» җәмгыяте үзенең социаль программасы кысаларында башкарып чыкты. 1977 елда төзелгән балалар бакчасы тузган иде. Аны яңарту өчен 16,3 миллион сум акча тотылды. Әлеге акчаларга тәрәзә-ишекләрне алыштырдылар, стеналарны ачык төскә буядылар, яңа идән җәйделәр, электр һәм янгын сигнализациясен, канализация, җылыту системаларын яңарттылар. Ишегалдында яктырткычлар урнаштырдылар. Ремонт үткән бакчага район хакимияте ярдәме белән өр-яңа җиhазлар да кайтарылды. Хәзер монда балалар өчен шартлар шәhәрнекеннән ким түгел. Моннан тыш, бакча мөдире Ләйсән Шакирова «Ритек» җәмгыяте уздырган бәйгедә катнашып, 150 мең сум грант отты. Әлеге акчалар спорт җиhазлары hәм оргтехника сатып алуга тотылачак. 
Бүгенге көндә «Лебедушка» балалар бакчасына 136 бала йөри. Аларның ата-аналары мондый кайгыртучанлык күрсәткән өчен В.Шашин исемендәге «Татнефть» җәмгыятенә һәм район хакимиятенә рәхмәт юллады. 

Фото Ләйсән Шакирова тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев