Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуй гүзәленә – «Якты юл»дан махсус бүләк

«Сабантуй гүзәле» районкүләм бәйгесендә катнашып, финалга чыккан Лиана Әхтәмова «Якты юл» («Светлый путь») газетасының махсус бүләгенә ия булды. Ул ел ахырына кадәр безнең газетада бушка котлау бирү мөмкинлеге алды.

Бәйгенең финалына үткән 7 кыз арасында редакция сайтында тавыш бирү оештырылган иде. Ике көн эчендә Иске Абдул авылы кызы иң күп тавыш туплап, укучылар мәхәббәтен яулады. Лиана Әхтәмовага 16 яшь. Ул 10нчы сыйныфны тәмамлаган. Тумыштан кыз үзенә иң күркәм сыйфатларны туплаган: итагатьле, уңган кыз җыр-биюгә оста булуы, күренекле шагыйрьләребез иҗат иткән шигырьләрне матур итеп укый белүе белән яшьтәшләреннән аерылып тора. 
«Сабантуй гүзәле» бәйгесендә катнашып, җиңүчеләр рәтенә керү күптәнге хыялы булган аның. Бәйгедә катнашучы кызлар белән дә дуслык җепләрен ялгарга өлгергән. Ай дәвамында көн саен үткәрелгән репетицияләр, сәхнәдә үзеңне тотарга, сөйләшү әдәбенә өйрәнү – болар барысы да кызларны берләштерә. Киләчәктә дә бергә дус булып, аралашып яшәргә телиләр алар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев