Руль артында телефоннан сөйләшмә!
ТР территориясендә 5 августтан 31 августка кадәр «Мобильник« оператив-профилактик чарасы үткәрелә.
Төп бурыч – транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә телефоннан файдалану сәбәпле юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны булдырмау һәм кисәтү. Мобиль гаджетны вакытлыча гына куллану да еш кына машина йөртүченең игътибарын читкә юнәлтүгә һәм юл һәлакәтенә китерергә мөмкин. Районның ЮХИДИ бүлеге инспекторлары, транспорт хәрәкәт иткәндә, кулга алмыйча гына файдалану мөмкинлеге булмаган, ягъни махсус техник җайланмасыз телефоннардан файдалануның катгый тыелу хакында искәртә. Әлеге кагыйдәне бозган өчен 1500 сум күләмендә штраф каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев